Агымдагы елда республиканың 10 шәһәре “Киләчәккә билет” проектында катнашачак. 30 меңнән артык мәктәп укучысы өч этапта махсус тестлар үтәчәк, проект белән якыннан танышу форматында катнашачак һәм “Киләчәккә билет” проекты платформасында теркәләчәк. Проектның максаты — укучыларга киләчәктә һөнәр һәм уку йорты сайлауда ярдәм итү.
“Киләчәккә билет” проекты өч этаптан тора:
1. “Үзбилгеләнү”. Федераль электрон платформада тестлар үтү.
2. “Һөнәрдә үзеңне сынап карау”. Төрле һөнәрләр буенча осталык дәресләрендә укучыга үзен сынап карау мөмкинлеге бирелә.
3. “Шәхси навигатор”. Өстәмә белем бирүче педагог яки укытучы, яисә профильле вузның студенты — дистанцион тьютор үсмергә киләчәк һөнәрне яхшырак белергә ярдәм итәчәк.
Яңа уку елыннан республиканың барлык мәктәпләре дә биш көнлек укытуга күчә. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров билгеләвенчә, укучыларны исем өчен генә мәктәпкә чакырырга ярамый, тематик шимбәләр “мәжбүри”гә әйләнмәсен өчен балаларның ике ял көне булырга тиеш. Укучыларга ял көннәрендә спорт белән шөгыльләнү, музейларга, театрларга йөрү мөмкинлеге күбрәк булсын өчен спорт секцияләре һәм мәдәниәт учреждениеләре үзләренең эш графигын үзгәртергә тиеш.
Майда башкалада узган ата-аналар форумында катнашучылар мәктәпләрдә тематик шимбәләр оештыру буенча тәкъдимнәр керткән иде. Мәсәлән, мәдәни һәм әдәби шимбәдә укучыларны театрларга, музейларга йөртергә, әдәби кунакханәләр оештырырга мөмкин. Гаилә белән туристик походларга, экскурсияләргә чыгу, экологик шимбәләрдә бергәләп катнашу да бик
Ата-аналар берләшмәсе тәкъдим иткән этно-шимбәдә мәктәпләр арасында милләтара сабантуйлар, төрле осталык дәресләре, күргәзмәләр үткәрергә мөмкин. “Сәламәтлек шимбәсе”, “Патриотик шимбә” дә укучылар өчен кызыклы һәм фәһемле булачак.
Яңа уку елы барышында 32 тематик шимбәнең сигезен үткәрү күз уңында тотыла.
Тәгәрмәчле технопарк юлга чыга
Республикада өч “Башкортстан кванториумы” мобиль технопаркы эшләячәк.
“Башкортстан кванториумы” мобиль технопаркы — укучыларны инженерлык юнәлеше программаларына өйрәтүне тормышка ашыру буенча, күчеп йөрүче автомобиль станциясе базасында булдырылган “Кванториум” балалар технопаркы. Ул, шулай ук, техник юнәлештәге өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпләре педагогларына әзерлек үтүдә ярдәмгә киләчәк.
Техник профильле өстәмә белем бирү учреждениеләре булмаган районнардагы авыл укучыларына республика бюджеты чыгымнары исәбенә табигый фәннәр һәм техник юнәлештәге программалар буенча өстәмә белем алу мөмкинлеге биреләчәк.
Елына меңнән артык укучы техник иҗат һәм “Технология” дәресләрендә инновацион югары технологияле җиһазларда шөгыльләнәчәк. 3 меңнән артык укучы “Башкортстан кванториумы” мобиль технопаркы катнашлыгында уздырылган чараларда катнашачак. Шулай ук мобиль технопарк ярдәмендә республиканың иң ерак авылларында яшәүче балалар белән күргәзмәләр, осталык дәресләре, тематик бәйрәмнәр һәм башка чаралар оештырылачак.
Телләр белгән — илләр гизәр!
Республикада 14 полилингваль мәктәп барлыкка киләчәк. Яңа уку елыннан Уфаның 44нче һәм 162нче (Яркий бистәсе, Дим районы) мәктәпләрендә полилингваль проект гамәлгә ашырыла башлаячак.
— Бу — заманча мәктәпләр, аларда укыту урыс, башкорт, инглиз һәм башка телләрдә алып барылачак. Балалар бер сменада гына белем алачак, ә көннең икенче яртысында алар өчен төрле клублар, спорт һәм бию студияләре, иҗади һәм фәнни түгәрәкләр эшләячәк. Ата-аналар балаларына өстәмә белем бирү өчен төрле учреждениеләр эзләп йөрмәячәк, — диде мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әйтүенчә, төбәктә полилингваль мәктәпләр челтәре булдырылачак. Киләчәктә республикада шундый 14 мәктәп оештырылачак.
— Бу матур биналар гына түгел. Без мәгарифне даими үстерергә тиеш. Әлеге 14 гимназия мәгарифнең локомотивы булсын иде. 1 сентябрьдән бу мәктәпләр үзләрен XXI гасыр мәгарифенең йөзе итеп күрсәтергә тиеш, — диде республика җитәкчесе.
Телләргә басым юкка гына ясалмый. Бүгенге дөньяда балалар сәяхәт итәргә, чит ил вузларында югары белем алырга тырыша. Полилингваль мәктәп укытучылары өчен матди дәртләндерү чаралары каралган, аларга иң яхшы кадрлар гына җәлеп ителәчәк.
“Җиңү дәресләре” бәйгесе старт ала
Конкурста тарих һәм башка гуманитар фәннәр укытучыларын катнашырга чакыралар. Яңа уку елыннан старт алачак Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү дәресләре” халыкара бәйгесе мәктәп укучыларын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү һәм белем бирүдә яңа методикалар эшләү, Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
— “Җиңү дәресләре” — иң талантлы, иң белемле, иң актив укытучыларны сайлап алу ярышы, — дип белдерде Русиянең мәгариф министры Ольга Васильева. Конкурс башта төбәк, аннан федераль этапта узачак. Беренче этап агымдагы елның 1 сентябреннән башлана. Бәйге 2020 елның 9 маена кадәр дәвам итә. Йомгаклау нәтиҗәсен, 10 номинация буенча иң яхшы хезмәтләрне сайлап алып, экспертлардан торган жюри ясаячак.
БДИда 400 балл җыючы кайда укыячак?
Екатеринбург укучысы Анастасия Пределина Санкт-Петербург университетына укырга кергән.
Екатеринбургның 9нчы гимназиясен тәмамлаган Анастасия Пределина БДИда 400 балл җыючыларның берсе. Быел дүрт имтиханнан да иң югары баллны ике генә укучы алды.
Анастасия урыс теле, математика, информатика һәм физика буенча БДИ тапшырды. Кыз барлык фәннәрне дә бик яхшы үзләштерсә дә, математика юнәлешен сайлый. Ул Санкт-Петербург дәүләт университетына “Математика һәм компьютер фәне” юнәлеше буенча укырга кергән.
БДИны 400 баллга тапшыручы тагын бер чыгарылыш сыйныф укучысы Даниил Дрябин Тула өлкәсеннән. Ул Мәскәү физика- техник университетын сайлаган.