Сентябрь якынлаша, димәк, күпләребез балаларын җитәкләп мәктәпкә озатачак. Үзебезнең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүләр дә искә төшәр шулчак...
“Нур” театры артистлары да истәлекләргә бирелеп алды әле бераз. Бүген Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов язганнарны укырга тәкъдим итәбез.
“Мин 1нче сыйныфка укырга төшкән көнне үк бер парта артында утырган кызны күрдем дә гашыйк та булдым, - дип яза ул. - Берчак дәрес башланды. Ә аның дәреслеге дә, дәфтәре дә юк. “Нигә китап-дәфтәреңне алып килмәдең?”- дип, укытучы аны ачуланды. Баксаң, ул портфелен ача алмый икән! Әйтергә ояла! Мин аңа тиз генә ярдәм иттем. Әле дә очрашкач, искә төшереп көлешәбез. Ул, шәфкать туташы һөнәрен сайлап, туган авылыбызда яши. Әйткәндәй, фотода без аның белән бергә торабыз”.
Ә сез, дуслар, 1нче сыйныфка барган чакларыгызны, гомумән, башлангыч сыйныфларда укыган елларыгызны хәтерлисезме, дип яза "ВКонтакте"да Уфа "Нур" татар дәүләт театры төркеме.