+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 август 2019, 13:20

Һәр укучы балага - дәүләттән субсидия!

Республикабызда мәктәп укучыларына 8 800 сумлык сертификат бирә башлыйлар. Һәр бала дәүләт бүлеп биргән акча исәбенә мәктәптән тыш өстәмә укый алачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Республикабызда мәктәп укучыларына 8 800 сумлык сертификат бирә башлыйлар. Һәр бала дәүләт бүлеп биргән акча исәбенә мәктәптән тыш өстәмә укый алачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Уфада узган укытучыларның август киңәшмәсендә Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин әлеге яңалык турында хәбәр иткән иде инде.
Балалар төрле дәресләрне сайлый ала, өстәмә белем бирү каталогында күрсәтелгән барлык түгәрәкләр һәм секцияләр дә финанслау программасында катнаша, дигән иде ул.
Әлеге вакытта Башкортстанда өстәмә белем бирүче 207 оешма эшли. Аларга 5-18 яшьлек балаларның 78,5 проценты йөри.
Читайте нас: