+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 август 2019, 15:56

"Башкортстанның мәгариф системасы 5нче урынга күтәрелергә тиеш"

Башкортстан мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин Уфаның шәһәр педсоветында республиканың мәгариф системасы Русиянең иң яхшы мәгариф системаларының бишлегенә керергә тиешлеген белдерде. Әлегә ул Русия рейтингында 28нче урында тора.

Айбулат Хаҗин бурычны хәл итүгә ярдәм итәргә тиешле чараларны әйтеп үтте. Бу республика «Взлетай» проекты да, башкалар да.
Мәктәпләрдә, әйтик, Уфада, химия һәм физиканың заманча 70 сыйныфын булдыру планлаштырыла, бу максатларга бюджеттан 70 миллион сум бүлеп бирелә.
Октябрьдә Уфада «Киләчәккә билет» проекты чаралары узачак. Анда 6-11нче сыйныфларда белем алучы 12 мең укучы катнаша, 20 меңе әлеге проектка дистанцион режимда кушылачак.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин сүзләренә караганда, шәһәрнең мәгариф системасы нормаль эшләсен өчен Уфада тагын 35 мәктәп һәм 42 балалар бакчасы төзергә кирәк.
Читайте нас