Сибай институты студентларына өстәмә стипендия каралган.
«Эшлекле Русия» партиясенең рәистәше Андрей Назаровның стипендиясе Сибай институтының иң яхшы студентларына түләнәчәк.
Өстәмә түләүләр кертү идеясен вуз хезмәткәрләре тәкъдим иткән, ә Андрей Геннадьевич фәнни җәмәгатьчелек башлангычын хуплаган.
Өстенлек икътисад, финанс һәм эшкуарлык өлкәсендә яхшы белемнәр күрсәткән укучыларга биреләчәк. Премиянең төгәл суммасы һәм түләү механизмы сентябрьдә билгеле булачак.
Андрей Назаров югары уку йорты укытучылары белән Шахтерлар һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм итү кысаларында очрашты.