Бүген Уфада, Русия Президентының кабул итү бүлмәсендә, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин “iВолга 2.0” Идел буе федераль округы яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты. Баш федераль инспектор белән очрашуга быелгы сезон җиңүчеләре чакырылган иде.
- Башкортстан традиция буенча форумда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Соңгы елларда тәкъдим ителгән проектларның сыйфаты буенча фикер йөрткәндә, зур үсеш бар. Эшләр алдан уйланылган, идеяле. Без сезнең актив социаль позициягезне югары бәялибез. Сез форумда вакытны файдалы үткәрдегез, яңа танышлар, башка төбәкләрдән килгән яшьтәшләрегез белән аралаштыгыз, дип ышанам, - диде Михаил Закомалдин.
Форумда катнашучылар Самара өлкәсенә сәфәреннән алган тәэссоратлары белән уртаклашты. Яшьләр жюри әгъзалары алдында үз эшләрен ничек яклавы, Сабантуйны һәм дискотеканы ничек уздырулары, кунакларны башкорт балы белән ничек таныштырулары турында сөйләде.
Грантларны республика новаторлары үз проектларын гамәлгә ашыруга тотынырга ниятли. «ІВолги 2.0» эше нәтиҗәләре буенча регионның 8 вәкиле бүләкләнде.
"Фән һәм мәгариф" өлкәсендә егетләр һәм кызлар иң күп грантка ия булдылар. Узган «іВолга» да җиңү яулаган Анастасия Конобеева иң зур финанс ярдәм алды. Экспертлар берләшмәсе аның социаль проектын үстерүгә 550 мең сум акча бүлеп биргән.
Студентлар һәм Баш федераль инспекторның аралашуы бер сәгатьтән артык барды. Михаил Закомалдин укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләде һәм яңа эш башлаучы новаторларның идеяләрен хупларга вәгъдә бирде.