+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 август 2019, 05:51

100 процентлы укытучы!

Мәгариф алдынгысы Зөлфия Вәлиеваның укучылары дәүләт имтиханнарында да, олимпиадаларда да һәрдаим иң югары күрсәткечләргә ирешә

Мәгариф алдынгысы Зөлфия Вәлиеваның укучылары дәүләт имтиханнарында да, олимпиадаларда да һәрдаим иң югары күрсәткечләргә ирешә


“Укытучы кулында – кеше киләчәге, аның язмышы. Гади эшчедән алып ил башлыгына кадәр һәркем укытучы тәрбиясе аша уза. Бу изге дә, бик җаваплы да һөнәрне сайлавыма гомеремдә бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады”, – ди Кушнаренко районының Илек урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Вәлиева.


Зөлфия Даһи кызының күңелендә укытучы һөнәренә карата кызыксыну беренче сыйныфка укырга төшкән елда ук кабына.

– Мәктәптән кайткач, курчакларымны тезеп утыртып, укырга, язарга “өйрәтә” идем. Акбур белән сызгалап, зур шка­фыбызның буявы кубып бетте хәтта. Тик әтием белән әнием бу кылыгым өчен бер дә тиргәмәде, кызларының күңелендә укытучы һөнәренә булган сөюне сүнде­рә­селәре килмәгәндер, күрәсең, – дип хатирәләре белән бүлешә Зөлфия ханым.

Кызның аеруча яраткан фәне татар теле була, шуңа да урта мәктәпне тәмамлагач, ул Башкорт дәүләт универ­ситетының филология факультетына укырга керә. Читтән торып уку белән беррәттән, туган мәктәбендә өлкән пионервожатый булып хезмәт сала. Диплом алгач исә укучыларына татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендерә башлый. Бүген Зөлфия Даһи кызының хезмәт стажы 33 елдан артып китә. Ул – укыту-тәрбия эшләрендәге яңалыклар белән һәрдаим кызыксынып, аларны үз эшендә киң кулланучы, иҗади эзләнүчән педагог. Укы­тучының хезмәт җимеше – аның уку­чыларының уңышлары булуы белән беркем дә бәхәс­ләшмәс, әлбәттә. Зөлфия Даһи кызының бу җәһәттән горурланырлыгы бар: аның укучылары даими рәвештә татар теле һәм әдәбияты буенча төп дәүләт имтиханнарында 100 процентлы күрсәткечләргә ирешә, район, республика олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә күркәм җиңүләр яулап кына тора. Мисал өчен, Илек мәктәбеннән 2012 елда Лилия Хәмитова, 2013 елда Зөлфирә Зыятдинова, 2015 елда Илмира Хафизова татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында икенче һәм өченче урыннарны яулый. Татар теле буенча үз эшенә мөкиббән остазның укучыларының өлгереше 100 процент.

Тәҗрибәле укытучы үзенең кызы Диананың йөрәгендә дә туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли. Былтыр, 8нче сыйныфта укыган чагында, Диана район олимпиадасында җиңеп чыга, аннары республика күләмендә беренче урын ала.

Зөлфия Вәлиева – тынгы, ару белмәс мөгаллимә. Шуңа да аның укучылары һәртөрле иҗади бәйгеләрдә еш катнаша. Районда оештырылучы “Тукай моңнары” бәйгесендә нәкъ менә аның тәрбияләнүчеләре ел саен беренче, икенче урыннарны яулый.

– Шунысы иңнәремә канат куя: укучылар татар теле һәм әдәбиятын бик яратып, теләп өйрәнә, – ди әңгәмәдәшем. – Безнең Илек урта мәктәбендә ел саен чыгарылыш сыйныфы укучылары арасында имтиханга татар телен сайлап, “бишле”гә тапшыручылар була.

– Зөлфия Даһи кызы бик ярдәмчел, кешелекле, үз-үзенә таләпчән шәхес, – ди аның турында хезмәттәшләре. – Ул һәрьяклап үрнәкле: ире белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген аларның уңышларына сөенеп бетә алмыйлар. Мәктәбебездә бер генә чара да Зөлфия ханымнан башка узмый: ул җыр-биюгә бик оста. Төпчеге Диана белән бергәләп татар кызлары биюен өздереп башкара алар! Диана әнисен уңышлары белән шатландырып кына тора: быел ул “Ел укучысы” район бәйгесендә икенче урын, ә “Республикамны данлыйм” иншалар конкурсында беренче урын яулады. Барлык фәннәрдән тик “бишле”ләргә генә өлгәшүче кыз өйдә дә әнисенең уң кулы.

Зөлфия Даһи кызы Илек урта мәктәбе бакчасындагы эшләр белән дә җитәкчелек итә. Биредә укучылар җәйге каникул чорында хезмәт практикасы уза. Мәктәп ашханәсенә ел әйләнәсенә җитәрлек яшелчәне үзләре үстерә. Ел саен Илек урта мәктәбе бакчасы район буенча иң яхшыларның берсе дип табыла.

– Тормышта гаиләм – бер канатым булса, ярат­кан эшем – икенчесе, – ди Зөлфия ханым. – Шушы бәхеттән Ходай аермасын!
Миләүшә Латыйпова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Читайте нас