+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 Августа 2019, 05:21

Хәтта сумка да бушлай

Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ишле гаиләләр баланы мәктәпкә әзерләүдә нинди ташламаларга дәгъва итә алуы турында сөйләде.

Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ишле гаиләләр баланы мәктәпкә әзерләүдә нинди ташламаларга дәгъва итә алуы турында сөйләде.


— Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр мәктәп формасы сатып алу өчен тотынылган чыгымнарны тулысынча кайтара ала. Мондый гаиләдә тәрбияләнүче балалар мәктәптә бушлай тукланырга хокуклы. Шулай ук, беренче сыйныфка баручыларга бушлай мәктәп әсбаплары һәм сумка тапшырыла, — диде ул.

Константин Толкачев бу ташламаларга 18 яшькә кадәр булган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм гаиләнең һәр әгъзасына керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр хокуклы булуын әйтте.

Әлеге ярдәмне алыр өчен кирәкле документларны бала укыган мәктәпкә тапшырырга кирәк.
Гөлия ГӘРӘЕВА.
Читайте нас