+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 август 2019, 16:36

Салаватта заманча мәктәп төзеләчәк

Салаватта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәр педагогларының август киңәшмәсендә катнашты.

Салаватта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәр педагогларының август киңәшмәсендә катнашты.
Төбәк җитәкчесе җыелучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, шәһәрдә зур, заманча мәктәп төзү турында карар кабул ителгән. Бина Стәрлетамакта тормышка ашырылган проект буенча төзеләчәк.
Искәртеп узабыз, февраль аенда анда төбәктәге 1225 урынга исәпләнгән 23нче иң зур мәктәп үз ишекләрен ачты.
- Безнең бурыч - балаларның мәктәпләргә яхшы кәеф белән чыгып китүе, аларны укытучылар коллективының күтәренке кәеф белән көтүе. Хөрмәтле коллегалар, һәрвакыт аралашканда, хезмәтегез, балаларыбызга ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәм. Сез йөрәгегезне һәм күңелегезне яшь буынны укытуга, тәрбәяләүгә — безнең киләчәккә саласыз. Балаларга физик һәм әхлакый сәламәтлек бирү мөһим, алар мәктәптән бәхетле кешеләр генә чыксын. Биш көнлек уку атнасына күчәргә карарыбыз нәкъ менә шуның белән гамәлгә ашырылды, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе шәһәрнең мәгариф өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә "Башкортстанның атказанган укытучысы", "Републиканың атказанган мәгариф хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәр таныклыклары һәм тармак ветераннарына республика төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.
Читайте нас