+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 сентябрь 2019, 13:58

Мондый мәктәп илдә санаулы гына!

Бүген Уфада 1 мең укучыга исәпләнгән 162нче смарт-мәктәп ачылды.

Бүген Дим районының Яркий бистәсендә өр-яңа 162нче смарт-мәктәп ишекләрен ачты. Уку йортын ачу тантанасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, вице-премьер вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова һәм башкалар катнашты.
22 мең кавадрат метрдан артык мәйданны биләп торучы полилингваль күпрофильле мәктәп 1 мең укучыга исәпләнгән. Белем учагында заманча җиһазландырылган уку кабинетлары, күпфункцияле 11 спорт залы, барлык таләпләргә җавап бирүче ашханә, стоматология һәм медицина кабинетлары бар. Биредә укыту урыс, башкорт, инглиз һәм башка телләрдә алып барылачак.
— Яңа калкып чыккан йортлар арасында барлык таләпләргә туры килгән заманча мәктәпнең төзелүе — тотрыклы үсештә булган Башкортстанның символы. Бу — илдә булган смарт-мәктәпнең иң чагу мисалы. Президент Владимир Путин тарафыннан киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур игътибар бүленә. “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында илдә күләмле эшләр башкарыла. Әлеге мәктәп — ил башлыгы куйган бурычны төгәл үтәүнең ачык мисалы,— диде Игорь Комаров.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас