+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 сентябрь 2019, 07:35

Белем көнендә бүләккә — кальян...

1 сентябрьдә мәктәп укучыларына шундый сюрприз эшләгәннәр.

1 сентябрьдә мәктәп укучыларына шундый сюрприз эшләгәннәр.
Яңа Уренгойдагы бер кальян кафесында Белем көне уңаеннан барлык укучыларга да бушлай кальян вәгъдә иткәннәр.
Үзенең Инстаграм битендә бу компания “Барлык укучыларга да бүләккә - җимештән кальян” дигән язу белән 1 сентябрьдә тантаналы линейкада торучы укучылар һәм әти-әниләр төшкән фото урнаштыра. Шул ук вакытта фото астындагы текстта “акция 18 яшьтән өлкәннәр өчен тәгаенләнгән” дип куелган була.
Социаль челтәрләрдә күпчелек кулланучылар, бу хәлгә ризасызлык белдереп, язу астында комментарийлар калдырган.
Кафе директоры әйтүенчә, кальян бары тик балигъ булганнарга гына сатыла, ә әлеге акциянең максаты, шундый сюрприз эшләп, оешманы рекламалау булган.
Читайте нас