Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республикада мәгариф үсешенә югары бәя бирде
Кичә республиканың 487 737 укучысы 1310 мәктәп ишекләрен ачып керде. Аларның 55 меңе парта артына беренче тапкыр утырды. Яңа уку елында төбәктә заманча шартлар тудырылган, сыйфатлы белем алу өчен барлык уңайлыклары булган өр-яңа 11 мәктәп ишекләрен ачты. Бу — Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында иң зур күрсәткеч.
Яңа уку елыннан республиканың биш гомуми белем бирү учреждениесе яңа статуста эшли башлады: Стәрлетамакның 1нче гимназиясе, Нефтекаманың 1нче лицее, Уфаның 64нче гимназиясе, УДНТУның М. С. Пинский исемендәге 83нче инженерлык лицее, Уфаның 93нче физика-математика лицее Русия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре булып санала. 11 мәгариф учреждениесендә БДМУ белән килешү буенча медицина сыйныфлары ачылды.
Шулай ук, республикада беренче полилингваль уку йортлары барлыкка килде — Уфаның 44нче мәктәбе төзекләндерелгәннән соң һәм Дим районының Яркий бистәсендә 162нче өр-яңа мәктәп яңа статус белән эшли башладылар.
162нче смарт-мәктәпне ачу тантанасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, вице-премьер вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова һәм башка җитәкчеләр катнашты.
22 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләп торучы полилингваль күпрофильле мәктәп 1 мең укучыга исәпләнгән. Белем учагында заманча җиһазландырылган уку кабинетлары, күпфункцияле 11 спорт залы, барлык таләпләргә җавап бирүче ашханә, стоматология һәм медицина кабинетлары бар. Биредә укыту урыс, башкорт, инглиз һәм башка телләрдә алып барылачак. Балалар бер сменада гына белем алачак, ә көннең икенче яртысында алар өчен төрле клублар, спорт һәм бию студияләре, иҗади һәм фән түгәрәкләре эшләячәк. Ата-аналар балаларына өстәмә белем бирү өчен төрле учреждениеләр эзләп йөрмәячәк.
— Яңа калкып чыккан йортлар арасында барлык таләпләргә туры килгән заманча мәктәпнең төзелүе — тотрыклы үсештә булган Башкортстанның йөзе! Бу — илдә булган смарт-мәктәпнең иң чагу мисалы. Президент Владимир Путин тарафыннан киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур игътибар бүленә. “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында илдә күләмле эшләр башкарыла. Әлеге мәктәп — ил башлыгы куйган бурычны төгәл үтәүнең ачык мисалы,— диде, тантананы ачып, Игорь Комаров.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, укытучыларны һәм укучыларны яңа уку елы башлану белән котлап, мондый мәктәптә укыту һәм белем алу күпләрнең хыялы булуын ассызыклады.
— Әлегә бу уку йортының матурлыгы тышыннан гына күренә. Ә киләчәктә ул көчле педагогик коллективы булган, тирән белемле укучылар әзерләүче мәктәп булачак, — диде Радий Фәрит улы.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, быел 21 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы төзү планлаштырылган. Яңа уку елы башыннан өр-яңа 11 мәктәп һәм 5 балалар бакчасы ишекләрен ача. Алар барысы да үсеш өчен уникаль мөмкинлек бирүче “Мәгариф” гомумдәүләт проектларына ярашлы төзелә.
Әлбәттә, мәктәпнең ачылуы өчен иң сөенгәне балалар һәм әти-әниләр булды.
— Без бу мәктәп ачылуны түземсезлек белән көттек. Белем учагы безгә бик ошый. Укытуның төрле телләрдә алып барылуы балаларыбыз өчен киләчәктә зур мөмкинлекләр ачар дип ышанабыз, — ди беренче сыйныфка баручы Тимурның әнисе Рәмилә Хәйбрахманова.
Шул ук көнне Радий Хәбиров һәм Игорь Комаров, Уфаның 105нче гимназиясендә булып, укучыларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән котладылар.
Радий Хәбиров укытучыларга үсеп килүче буын белән эшләүдә һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде һәм республика мәгариф тармагына ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген белдерде.
– Без мәгариф үсешенә җитди игътибар бүләбез. Яңа мәктәпләр төзиячәкбез, аларга заманча җиһазлар сатып алачакбыз, заманча тенденцияләр рухында үсәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнаштылар, сыйныфларда һәм мәктәп музеенда булдылар, укучылар белән аралаштылар.