+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 сентябрь 2019, 13:58

УДАТУда яңа ректор

Бу вазыйфага әлеге вакытта аның вакытлыча башкаручысы булган Сергей Новиков тәгаенләнде.

Бу вазыйфага әлеге вакытта аның вакытлыча башкаручысы булган Сергей Новиков тәгаенләнде.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Уфа дәүләт авиация техник университеты коллективы белән очрашты һәм вузның яңа җитәкчесе Сергей Новиковны тәкъдим итте.
— Сергей Владимирович — УДАТУның өченче буын чыгарылыш студенты, вузда эшләү буенча зур педагогик стажы бар. Аны дәүләт власте органнарында җитәкче вазыйфасында нәтиҗәле эшләгән зур тәҗрибәле идарәче буларак беләм. Ул университетның киләчәк үсешендә яңа мөһим адымнар кертәчәк, — диде Александр Сидякин.
Иң актуаль бурычлар буларак, учреждениенең социаль инфраструктурасын һәм матди базасын ныгыту, заманча укыту технологияләрен кертү, профессор-преподавательләр составын яңарту билгеләнде.
Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе УДАТУ ректоры Николай Крионига вузны илнең югары уку йортлары арасында алдынгы урынга чыгаруы һәм күпьеллык уңышлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Читайте нас