+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 сентябрь 2019, 13:31

Укучылар өстенә түшәм җимерелеп төшкән

Бүген иртән Омскиның 88нче гимназиясендә укучылар өстенә түшәм җимерелеп төшкән.

Бүген иртән Омскиның 88нче гимназиясендә укучылар өстенә түшәм җимерелеп төшкән.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 10нчы сыйныфта укучы кыз нык зыян күргән, дип яза урындагы басмалар.
Шаһитлар сүзләренә караганда, гимназиядә ашханәгә бара торган коридор түшәменең бер өлеше ишелгән.
Фотода идәндә бетон кисәкләре һәм түшәм плитәсе аунап ятуы күренә. Ашыгыч ярдәм табиблары укучы кызның баш мие җәрәхәтләнүен әйтә.
Моннан тыш, аның күзенә известь кисәкләре эләккән.
Урында Мәгариф департаменты комиссиясе эшли, дәресләрне туктату мәсьәләсе хәл ителә.
Тулырак https://matbugat.ru/news/?id=26421 сайтында укыгыз!
Читайте нас