+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 сентябрь 2019, 04:05

Инвалид бала бушлай тукланырга тиеш!

Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров урта һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләренә багышланган күчмә “Мәгариф сәгате” үткәрде.

Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров урта һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләренә багышланган күчмә “Мәгариф сәгате” үткәрде.
Киңәшмә Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжында узды. Радий Хәбиров уку процессы белән танышты, колледжның матди-техник базасын бәяләде, укытучылар коллективы белән аралашты.

Киңәшмәне ачып, төбәк җитәкчесе Сибай күппрофильле һөнәри колледжының дүртенче курс студенты Илмир Сәетбатталовны Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills 45нче дөнья чемпионатында “Ташны бизәкләп эшкәртү” компетенциясендә “Югары осталык өчен” медале яулавы белән котлады.

Радий Хәбиров колледжга укырга кергәндә бюджет урынына күпме кеше дәгъва итүе белән кызыксынды һәм медицина колледжын тәмамлаучыларны сәламәтлек саклау учреждениеләренә беркетергә тәкъдим итте. Төбәк җитәкчесе белгечлекләр буенча кабул итү саннарын өстәмә анализларга һәм бер айдан бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга кушты.

Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская “Инцидент” системасы белән теркәлгән мәгариф темалары буенча халыкның иң кискен мөрәҗәгатьләре турында сөйләде. Мәсәлән, мәктәптә туклану темасы беренче урынга чыкты, аерым алганда, инвалид балаларны түләүсез тукландыру буенча мөрәҗәгатьләр күп.

Төбәк җитәкчесе кыска вакыт эчендә бу өлкәдә тәртип урнаштырырга кушты һәм Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова белән мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗинга шелтә белдерде.
Читайте нас