Педагогның бу гамәлен полиция тикшерә.
Красноярскида 16нчы мәктәпнең физкультура укытучысы дәрес вакытында беренче сыйныф укучысының башына суга, ә аннары башка балаларга аны кыйнарга мөмкинлек бирә. Бу вакыйга турында җәберләнгән укучының әнисе хәбәр иткән.
Аның әнисе әйтүенчә, педагог малайга дәрестә үзен начар тоткан өчен суккан һәм аны сыйныф алдында “утап” ташлаган. Шуннан соң башка балалар да ул укучыны җәберләргә тотына, ә укытучы аларны туктатырга кирәк дип санамый да.
Педагог үзе бу гамәлен 7 яшьлек Русланның аны тыңламавы һәм хәвефсезлек техникасын бозуы белән аңлата.
Малайның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итү белән педагогны эшеннән җибәргәннәр. Әлеге вакытта тикшерү бара.