+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 сентябрь 2019, 04:43

Ризык тәмле һәм сыйфатлы булырга тиеш

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану системасын үзгәртү бурычы куйды

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану системасын үзгәртү бурычы куйды


Яңа уку елыннан Уфа мәктәпләрендә бердәм туклану системасы кертелде. Уку башланганга өч атна вакыт кына үтсә дә, күпчелек әти-әниләр, бигрәк тә, укучылар мәктәп ашханәсендә бирелгән ризыктан инде бүген үк канәгатьлек белдерә, аның төрле, мул һәм тәмле булуы турында сөйлиләр. Шунысы сөенечле, бердәм меню республиканың барлык мәктәпләрендә дә кертеләчәк. Бу хакта август киңәшмәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде.


1 сентябрьдән башкалада 129 мәктәп һәм 228 балалар бакчасы яңа туклану системасына күчте. Бу уңайдан мәктәп ашханәсендә меню, түләү ысуллары, азык-төлек сатып алу, сыйфат стандартлары, контроль һәм хәтта ашханә прибор­ларының дизайны да үзгәрде. Уфаның Дим районындагы “Яркий” микрорайонында урнашкан яңа 162нче мәктәп базасында журналистлар белән очрашу вакытында Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча республиканың дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Алексей Гусев һәм шәһәр ведомстволары вәкилләре туклану сыйфатына кагылышлы яңалыклар турында җентекләп сөйләделәр.

Билгеле булуынча, Уфада әлегә кадәр өч муниципаль оператор эшләп килде. Шәһәр хакимияте балаларның туклануын тикшергәч, барлык операторларда да бер үк проблема булуын ачыклады: бу — балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә азык-төлек блокларының матди-техник базасы шактый тузганлыгы, туклануны оештыру һәм менюның төрлечә булуы. Са­тып алына торган һәм әзер ризык-ның сыйфатына кагылышлы сораулар да күп.

Хәзер барлык өч предприятиене дә берләштереп —“Балалар һәм диетик туклану үзәге” муниципаль операторы булдырылды.

Шул рәвешле барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бердәм меню, шулай ук савыт-саба стандарты һәм персоналның формасы кертелә.

Республика мәктәпләренә килгәндә, аларда туклану ике юнәлештә оештырыла: аутсорсинг, бу очракта белем бирү учреждениесе әлеге хезмәтне күрсәтүгә сатып алу процедурасын үткәрә, аннары хезмәт күрсәтүче махсус оешма җәлеп ителә. Икенчесе — мәктәп яки балалар бакчасы чимал сатып алу процедурасын уздыра һәм турыдан-туры хезмәт күрсәтүне оештыру мәгариф учреждениесе исәбенә башкарыла. Ягъни пешекчеләр ризыкны мәктәп яки балалар бакчасында әзерли.

Республика мәгариф учреждение-ләренә дә туклану буенча Уфа мәктәп­ләрендәге кебек үк проблемалар хас. Шуңа күрә республика җитәкчелеге бердәм туклану системасы булдыру турында карар кабул итте.

Бу система балаларны кайнар ризык белән тәэмин итүне арттыру, туклану сыйфатын яхшырту һәм үзебездә җитеш­терелгән продуктларны куллану өчен кирәк, ди белгечләр.

Менюның өч варианты барлык районнарга да җибә­релгән.

Мәктәп укучыларының ике категориясе республика һәм муниципаль бюджет исәбенә туклана: аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче (дотация 45 сум исәбеннән) һәм сәламәтлек мөмкин­лекләре чикле балалар (100 сум исәбеннән). Моның 90 проценты — республика акчасы, ә 10 проценты — муниципалитеттан.

Районнарда аукцион уздыру урынына катнашучылар саны чикләнгән конкурс үткәрергә тәкъдим ителде. Бу очракта конкурста тәҗрибәле оешмалар гына катнаша. Моннан тыш, аның ныклы матди-техник базасы һәм квалификацияле персоналы булырга тиеш.


Меню нинди?


Уфа мәктәпләре һәм балалар бакчалары өчен меню “СанПиН”ның бердәм документы һәм рецептлар җыентыгы базасында төзелә.

Рөхсәт ителгән һәм тыелган продуктлар бар.

Менюны махсус өйрәтелгән кеше­ләр — технологлар, диетологлар төзи.

Рецептлар җыентыгында ризыкның ничек аталуы ачык язылган. Һәр ризыкның рецепты бар. Пешекче рецепт буенча гына әзерләргә тиеш.

Тоздан тыш, бер генә тәмләткеч тә кул­ланылмый.

Ризыкны кыздыру һәм пассировкалау тыела. Бары тик пешерергә, мичтә томалап пешерергә рөхсәт ителә.

Менюның дүрт варианты каралган: беренче иртәнге аш — сөтле, ит продуктлары булган иртәнге аш, төшке аш һәм төштән соңгы аш бар. Бала көн дәвамында берничә тапкыр туклана ала.

Мәктәпләрдә швед өстәле булмаячак. Әгәр балага сайлау мөмкинлеге бирелсә, ул, әйтик, көн саен макарон ашаячак — бу сәламәт туклану кагыйдәләренә, туклану культурасына каршы килә.


Аны төзүнең кайбер кагыйдәләре:


Кабатлау булмаска тиеш, ягъни ике көн рәттән сыер яки тавык итеннән аш бирергә ярамый. Меню ун көнгә төзелә — бер генә ризык та кабатланмый.

Дүрт төп продукт кулланылачак: сыер һәм тавык итләре, балык, субпродуктлар.


Ризык суынмасмы?


Өстәлләргә тезеп куйган ризык тиз суына, балалар салкын аш ашарга мәҗбүр була, дигән проблема да бар. Уфаның “Балалар һәм диетик туклану” үзәге директоры Марина Әсфән­диярова әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен махсус җылыткычлы җиһаз-лар — ризыкны ашханә буйлап таратып йөри торган җылыткычлы арбалар сатып алыначак.


Туклану өчен түләү


Ташламалы категориягә кергән балалар бушлай туклана. “Балалар һәм диетик туклану үзәге”нә мәктәпләр андый балаларның исемлеген һәм аларның санына заявка бирергә тиеш.

Ата-аналарга туклану өчен түләү шәһәр хакимияте карары белән билге­ләнә. Бүгенге көндә 7-11 яшьлек балалар өчен иртәнге ашның — 55 сумнан, төшке ашның 60 сумнан да ким булмаска тиешлеге билгеле. Өлкән сыйныф укучылары өчен: иртәнге аш — 60 сумнан, төшке аш 70 сумнан да ким түгел, төштән соңгы аш — 22 сум.


Укучы картасы


Хәзер мәктәп укучысына ашаган өчен түләргә кесәдә акча йөртергә кирәкми. Туклануга түләү өчен барлык укучыларга да махсус социаль карталар бирелә. Әти-әниләр бу картага акчаны онлайн күчерә яисә аны махсус терминаллар аша тулыландыра ала. Карталарның беренче партиясе укучыларга бушлай бирелә. Әгәр укучы аны югалтса, яңа карта өчен 50 сум түләргә туры киләчәк.

Укучыларга уңайлы булсын өчен карта урынына махсус беләзекләр һәм брелоклар булдырылган. Ата-аналар оешмага гариза калдыра ала. Махсус беләзек — 200 сум, брелок 150 сум тора.

Укучының социаль картасы банк картасы кебек үк. Әгәр укучы аны югалта икән, башкалар файдаланмасын өчен, регистрның кайнар линиясенә шалтыратырга кирәк — картаны блокировкалыйлар.

Әгәр ата-аналар төрле сәбәпләр аркасында туклану өчен түләмәсә, баланы барыбер ашаталар — ул ач булмаячак. Укучы 10 көнгә кадәр минуска да туклана ала.

Мәктәп укучысының картасы “Алга” транспорт картасына бәйле һәм шундый ук принцип буенча эшли. Укучы җәмәгать транспортында үз картасы белән түли ала. Тарифларда картадан файдаланучы укучылар өчен ташламалар да каралган.


Контроль булырмы?


Республикада районнар тарафыннан туклану сыйфаты өлкәсендә контроль яхшырсын өчен, октябрьдән район башлыклары рейтингында өстәмә ике критерий — мәктәпкәчә һәм мәк-тәптәге туклану сыйфаты керте­ләчәк.

Килеп туган барлык мәсьәләләр буенча да Уфаның “Балалар һәм диетик туклану үзәге”нең кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин булачак.

Үзәктә туклану инспекциясе бүлеге оештырылган. Инспекторлар көн саен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып, туклануның ничек оештырылуын тикшерәчәк.


Шул ук вакытта...

Барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен дә туклану бушлай булуы мөмкин. Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров “Фейсбук”та язган.

“Кайнар аш, сөт продукциясен, яшелчә һәм җиләк-җимешне дә кертеп, балаларга якынча меню исемлеген расларга кирәк, дип саныйбыз. Закон проектын эшләү өчен Дәүләт думасы һәм Русия Хөкүмәте вәкилләреннән торган эшче төркем төзелде. Хәзерге вакытта ил субъект­ларына мәктәп укучыларын тукландыруны оештыруга ярдәм итү өчен федераль бюджеттан кирәкле акча суммасын исәпләү бара. Кабул итү вакытын әлегә әйтеп булмый, әмма закон проектын көзге сессиягә кертергә планлаштырабыз”, — дип ассызыклый ул.

Киләчәктә депутатлар бушлай туклануны барлык мәктәп укучылары өчен дә кертергә планлаштыра.


Сәхифәне Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас