+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 сентябрь 2019, 13:35

Тәнәфескә тимәгез!

Прокуратура дәресләрне 45 минуттан арттыруны тыйган.

Прокуратура дәресләрне 45 минуттан арттыруны тыйган.
Новосибирск өлкәсенең Маслянинск районы прокуратурасы мәктәп уставларын тикшерә башлаган һәм балигъ булмаганнарның законлы хокукларын бозган положениеләр тапкан.
Тугыз очракта эчке тәртип кагыйдәләрендә укучыларның укытучы рөхсәтеннән соң гына сыйныфтан чыгып китә алуын күрсәтә торган пунктлар табылган. Шулай итеп, дәресне тәмамлау өчен педагог тәнәфеснең берничә минутын алган. Район прокуратурасы моны законсыз дип тапкан, чөнки санитар кагыйдәләре буенча, дәреснең озынлыгы 45 минуттан (ә беренче сыйныфта - 40 минуттан) артмаска тиеш.
Законга каршы килүче барлык положениеләр мәктәп уставларыннан төшереп калдырылган.
Читайте нас