+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 сентябрь 2019, 09:36

Әни кебек ягымлы, кояштай нурлы алар!

Бүген — тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмалары хезмәткәрләре көне.

Бүген — тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмалары хезмәткәрләре көне.
Бүген дөньяда иң шәфкатьле һөнәрләр исемлеге башында торучы кешеләр — тәрбиячеләр көне. Әти-әни үз газизен балалар бакчасына биргәндә, нәкъ менә тәрбиячеләр кулына ышанып тапшыра. Аларның баласына ягымлы, игътибарлы, кайгыртучан булуын тели. Сабыйлар бакчага теләп бара икән, димәк анда аларны чын һөнәр ияләре каршы ала. Нәкъ менә Илеш районы Яркәй авылының 6нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлчәчәк Газетдинова кебек.Гөлчәчәк Әхмәдинур кызы - төркемгә йөрүче 25 сабыйга да үз әниләредәй якын, балаларның күңелен аңлый белүче тәрбияче. Балаларны аңлый һәм ярата белгән кеше генә бу хезмәтне тиешенчә башкара ала. Аның төркеменә йөрүче нәниләр һәрвакыт кызыклы эшләр белән мәшгуль. Төрле матур чаралар, күркәм күргәзмәләр әледән-әле үткәрелеп кенә тора.
— Балаларда тыйнаклык, гаделлек сыйфатлары, эштә оешканлык, милли горурлык хисләре, аларны туган телебезне саклаучы шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышам, — ди ул.
Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә оешмалар хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, түземлек, ныклы сәламәтлек, тыңлаучан сабыйлар һәм рәхмәтле әти-әниләр телибез. Балаларның киләчәге сезнең кулларда!
Читайте нас