+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 октябрь 2019, 12:24

Мәктәпләрдә 250 меңнән артык пенсионер укыта

Аларны алыштырырдай яшьләр кая булган?

Аларны алыштырырдай яшьләр кая булган?
Русия мәктәпләрендә укытучыларның 38 проценттан артыгы пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитеп килә. Бу санны Русиянең мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк белдерде. Ул “Педагогик белемнең заманча үсеше” Бөтенрусия форумында гомуми белем бирү системасында Русиянең педагогик корпусы торышы белән таныштырды.Ведомство башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ил мәктәпләрендә бер миллионнан артык педагог эшли.
Аларның нибары 5,6 проценты (60 меңнән артыгы) — 25 яшькә кадәрге яшь белгечләр. Шул ук вакытта укытучыларның 14,5 проценты (150 меңнән артыгы) — пенсия алды яшендәгеләр, 23,6 проценты (250 меңнән артыгы) пенсионерлар. Русия укытучыларының өчтән бере “өлкән яшь категориясенә” карый.
Басюк билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта министрлыкның гамәлләре яшьләрне актив рәвештә һөнәргә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Аның фикеренчә, студентларны уку вакытында ук педагогик практикага җәлеп итү бик мөһим. Ул ассызыклавынча, сүз тулы эш көне һәм сыйныф җитәкчелеге турында бармый.
Читайте нас