+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 октябрь 2019, 18:05

Укытучы шыр хаталы яза...

Әти-әниләр аны эштән җибәрүне таләп итә.

Әти-әниләр аны эштән җибәрүне таләп итә.
Владивостокның 48нче мәктәбе укучыларының әти-әниләре хаталар белән язган укытучыны эштән җибәрүләрен сорап, имзалар җыя.Яшь педагог укучыларының өй эшләрен тикшергәндә генә түгел, үзе язганда да хаталар ясый икән.
Белеме чамалы башлангыч сыйныф укытучысын элегрәк эштән бушаткан булганнар инде. Ул чагында 3нче сыйныф укучыларының ата-аналары Приморье краеның Мәгариф һәм фән департаментына, шулай ук, Владивосток мәгариф идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән була.
Тик мәгариф учреждениесендә педагогик совет утырышы уздырганнан соң, педагогка 2 “В “ сыйныфы укучылары белән эшен дәвам итәргә рөхсәт бирелә. Бу юлы ул тәҗрибәле остазның күзәтүе астында эшләргә тиеш була. Кадрларга кытлык булу сәбәпле, надан укытучыны эштән бушатмыйлар.
Укучыларның әти-әниләре сүзләренә караганда, педагог программа материалын начар аңлата, шуңа күрә үзләренә балалар белән яңадан өйрәнергә туры килә. Моннан тыш, бик күп хатасы булган өй эшләренә дә укытучы “бишле” куя. Мәктәп директоры урынбасары сүзләренә караганда, бу — балаларның “психикасы зыян күрмәсен” өчен махсус эшләнә.
Читайте нас