1 октябрьдә Грозный шәһәрендә “Русиянең ел укытучысы – 2019” Бөтенрусия конкурсы федераль этабының икенче туры тәмамланды. Бәйге нәтиҗәләре буенча биш призерның исеме билгеле булды. Алар — Санкт-Петербург, Волгоград, Казан, Саратов шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе педагоглары.3 октябрьдә призерларга “Укытучы-лидер” өченче турында катнашырга туры киләчәк, анда конкурсантларны ике сынау көтә. Алар икесе дә "Хәзерге заман шартларында мәктәптә тәрбия бирү” гомум темасы белән берләштерелгән.