Бүген Уфада башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучыларына республика Хөкүмәтенең акчалата бүләген тапшыру тантанасы үтте.
Һәр елны Укытучылар көне уңаеннан, республиканың иң яхшы педагоглары өчен тантаналы чаралар оештырыла. Бүген Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында республика конкурсында җиңүче 50 укытучыны тәбрикләү тантанасы үтте. Башкортстан Хөкүмәтенең акчалата премиясенә 25 башкорт һәм 25 урыс теле укытучысы һәм преподавателе лаек булды.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова чарага җыелган укытучыларны һөнәри бәйрәме белән котлап, аларга җиңел булмаган хезмәтендә уңышлар теләде, туган телне саклауга өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.
Билгеле булуынча, 2007 елдан Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучыларын һәм преподавательләрен акчалата бүләкләү турында”гы карары нигезендә мәгарифне үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле һөнәри эшчәнлекләре өчен ел саен бер төркем педагоглар 50 мең сум күләмендәге акчалата премия белән бүләкләнә. Шул еллар эчендә республикада дәүләт телен укыткан 650 иң яхшы педагог матди бүләкләүгә лаек булган.
Агымдагы елда республика комиссиясенә 117 педагог конкурс материаллары тапшырган, шуларның 41е — урыс теле, 76сы башкорт теле укытучылары һәм преподавательләре.
Бүген югары бүләк алучылар арасында Туймазы педагогия колледжының башкорт теле укытучысы Гөлнара Кәримова да бар. Ул әлеге уку йортында 1997 елдан бирле хезмәт сала.
— Студентлар туган телне яхшы белә, алар безгә ныклы әзерлек белән килә. Быел 1нче курс студентлары урыс, башкорт һәм татар телләрен туган тел буларак өйрәнә башлады. Укучыларым белән бик күп конкурсларда катнашабыз. Үзем өчен дә ел уңышлы булды, бәйгеләрдә матур гына җиңүләрем дә бар,— ди Гөлнара Яхъя кызы.
Караидел районының Байкыбаш мәктәбендә туган телләр укытучысы Әсбирә Кәбирова да бүгенге мәртәбәле чарага зур дулкынлану белән килгән. Тәҗрибәле мөгаллимәнең 37 ел хезмәт стажы бар.
— Әлеге вакытта мәктәптә 130 укучы белем ала. Аларның барысы да башкорт һәм татар телләрен яратып өйрәнә, — ди ул.
Быел бүләккә ия булучы яхшы педагоглар арасында Бүздәкнең 1нче мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зилә Мостафина да бар. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирүгә 27 ел гомерен биргән. Аның бары тик бер мәктәптә генә озак еллар эшләве дә мактауга лаек. Мөгаллимәнең фидакарь хезмәте югары бәяләнә: ул — ике тапкыр “Русиянең иң яхшы укытучысы” дигән мактаулы исем алган. Иң яхшы башкорт теле укытучыларының берсе буларак та премияне икенчегә ала икән.
— Хезмәтемнең нәтиҗәсе укучыларымда күренә. Республика олимпиадаларында 12 укучым төрле елларда җиңү яулады. Башкортстан тарихы һәм мәдәнияты буенча 8 укучым призлы урынга чыкты, — ди Зилә Равил кызы.