Мәгариф ветераны бу көнне күркәм юбилеен билгеләде
Быелгы Бердәм тавыш бирү көне тарихта калды, сайлаулар Благовар районының Өйдрәкбаш авылында да оешкан төстә үтте. Биредә гомер кичерүче Рәхилә Хәбибулла кызы Еникеева өчен бу көн шунысы белән дә истәлекле — 8 сентябрьдә аңа 90 яшь тулды.
Ул — авылда олы абруй казанган өлкән буын вәкиле. Өйдрәкбаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем биреп,40 елдан артык гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган.
Рәхилә Хәбибулла кызының нәсел тамырлары Каргалыбаш авылының зыялы затлары Еникеевларга барып тоташа. Бай тәҗрибәле педагог — тормышын балалар тәрбияләүгә багышлап, намуслы хезмәте өчен күпсанлы мактау грамоталарына лаек булган кеше.
Дәһшәтле сугыш елларындагы авырлыклар аларның гаиләсен дә урап узмый — ике абыйсы да Бөек Ватан сугышында катнаша. Ибәтулла яу кырында ятып кала, Нигъмәтулла Казан шәһәрендә танк училищесын тәмамлап, сугышның соңгы көненә кадәр катнашып, күп орден, медальләргә лаек була, Җиңү көнен Берлинда каршылый. Аның алдагы тормышы Совет Армиясендә фидакарь хезмәттә үтә. Атап әйткәндә, командование тарафыннан Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга җибәрелә, үзенең бөтен тормышын хәрби хезмәткә багышлый. Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыккач, Тула шәһәрендәге заводта инженер-конструктор булып эшли. Аның тормыш иптәше Люба һөнәре буенча табиб булды.
Рәхилә Хәбибулла кызы тормыш иптәше Халит Мансур улы Саттаров белән тормыш юлын бергә үтеп, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, бүгенге көндә тормыш иптәше дә, улы Ирек тә бакыйлыкка күч-кәннәр. Әлеге вакытта Рәхилә Хәбибулла кызы оныгы Руслан белән авылда гомер кичерә. Казанда яшәүче кызы Лия — һөнәре буенча хокук белгече, аның җәмәгате, Чакмагыш районында туып-үскән Гаяз Фәйзуллин — күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе, “Хокук һәм дәүләт” нәшриятының (Мәскәү) Башкортстан һәм Татарстандагы вәкиле.
Безнең Өйдрәкбаш авылы гаять бай тарихлы, аңа XVIII гасыр башларында нигез салына. Башкортстанның 100 еллыгына багышлап, шушы авылда туган күренекле шәхес, генерал-лейтенант Хаҗи-Әхмәт Ишбулатовка һәйкәл куелды. Шунысын да әйтү урынлы булыр, бу шәхес 1919 елның 20 мартында Башкорт Хөкүмәте башлыгы Әхмәт-Зәки Вәлидов һәм Русия Эшче-Крестьян Хөкүмәте башлыгы В. И. Ленин арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында ки-лешүгә кул куелган вакыйгаларда актив катнаша.
Якташларым Өйдрәкбаш авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Хәмит Шәмсетдин улы Әһлиуллин белән дә чиксез горурланалар.
Рәхилә Хәбибулла кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, үзенең эшчәнлегендә республикабыздагы абруйлы басма “Кызыл таң” гәзитен актив файдаланды, хәзер дә аны алдырып, бер битен дә калдырмый укып бара. Шуңа да Өйдрәкбаш укытучыла-рының остазы, хөрмәтле укытучыбызны истә-лекле гомер бәйрәме белән яраткан гәзите аша ихлас күңелдән котлап, аңа сәламәтлек, имин-тыныч картлык телим.
РСФСРның мәгариф отличнигы һәм Татарстанның атказанган укытучысы.