+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 октябрь 2019, 03:52

Иринага уңышлар телибез

Илнең иң яхшы педагоглары көч сынаша

Илнең иң яхшы педагоглары көч сынаша


“Русиянең ел укытучысы-2019” бәйгесендә республика данын “Башкортстанның ел укытучысы” исеменә лаек бул­ган Ирина Хисмәтуллина яклый.
Быел “Русиянең ел укытучысы-2019” Бөтенрусия конкурсы Чечня Республикасында старт алды. Һөнәри осталык бәйгесенең 30нчы юбилей чарасы бу республикада башланып китүе очраклы түгел. Былтыр илнең иң яхшы укытучысы исеменә Чечня педагогы Алихан Динаев лаек булды. “Ел укытучысы-2018” җиңүчесе Грозный шәһә­рендәге 1нче математика мәктә­бендә җәмгыять белеме һәм хокук дәресләре укыта.

Бәйгенең юбилей ярышларына илнең 85 төбәгеннән иң яхшы педагоглар җыелды. Аларның 65е — шәһәр, ә 20се авыл мәктәпләре­н­нән. Финалчылар арасында быел да күпчелеге хатын-кыз укытучылар, алар — 55, шулай ук көч сынашырга 30 ир-егет килгән. Кон­курсантларның уртача яше — 35. Иң яшенә — 25, ә иң тәҗрибә-ле­сенә 51 яшь. Дүрт финалчы бәйгегә 3 ел эш стажы белән килсә, өч конкурсантныкы — 25 елдан артып китә.

Һөнәри осталыкларын күрсәтү-челәр арасында 17 — чит телләр, 13 — тарих һәм җәмгыять белеме, 12 — урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, математика һәм информатика фәненнән җидешәр педагог. Шулай ук, биология, география, башлангыч сыйныфлар, физика, химия, музыка, астрономия, икътисад белеме, технология һәм физкультура укытучылары көч сынаша.

Илнең иң яхшы педагоглары арасында безнең республикадан быелгы бәйгенең абсолют җиңүче-се — “Башкортстанның ел укытучысы” исеменә лаек булган Ирина Хисмәтуллина да бар. Уфаның 47нче гимназиясе директо­рының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, икътисад фәне укытучысы башта районда, аннан шәһәр һәм республика күләмендә зур җиңү яулады. Башкортстан укытучысы әлеге мәртәбәле бәйгедә дә сынатмас, дип ышанабыз.

Биредә конкурсантлар Грозный мәктәбе укучылары белән ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрде. 27 сентябрьдә лауреат исемен яулаган 15 педагог билгеле булды. Алар осталык дәресләрендә һәм “Мәгариф проекты” кебек сынауларда һөнәри осталыкларын күрсәтергә тиеш.

Бәйгенең биш призеры Мәскәү-дә Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашачак.

“Ру­сиянең ел укытучысы-2019” Бөтен-русия конкурсында җиңүчене 4 октябрьдә игълан итәчәкләр.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Читайте нас