Моны “Авито Работа” сервисы тикшеренүләре дә раслый.
“Авито Работа” сервисы үткәргән тикшеренүләр күрсәтенчә, иң түбән хезмәт хакын мәгариф һәм фән өлкәсендәге хезмәткәрләргә тәкъдим итәләр.
Русиядә хезмәт базарын анализлаудан күренүенчә, агымдагы елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча ил халкының уртача айлык хезмәт хакы 38,3 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта иң югары хезмәт хакы төзелеш өлкәсендә (50,4 мең сум), матурлык һәм фитнес-үзәкләрдә (48,8 мең сум), шулай ук автомобиль бизнесында эшләүчеләрдә (46,2 мең сум) теркәлгән.
Иң аз хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр мәгариф һәм фән (26,9 мең), бухгалтерия һәм финанс (30 мең сум), шулай ук административ эш (30,4 мең) өлкәләрендә күзәтелә.
Моннан тыш, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның хезмәт хакы түләү буенча лидер булып торулары — башкала халкы уртача 58,7 мең сум, ә петербурглыларның 48,5 мең сум акча алуы ачыкланган. Рейтингта өченче урында - Екатеринбург, анда уртача хезмәт хакы 39,9 мең сум тәшкил итә.