Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада реконструкциядән соң ачылган 44нче полилингваль мәктәптә булды. Төбәк җитәкчесе заманча мәгариф учреждениесе эшчәнлеге белән танышты һәм педагогик коллектив белән очрашты.
Яңа мәктәп 1 300 урынга исәпләнгән һәм бер сменада эшли. Интерактив корылмалар белән җиһазландырылган заманча уку сыйныфларыннан тыш, ул чит телне өйрәнү өчен мобиль компьютер һәм лингафон кабинетларын, лабораторияләре булган химия һәм биология классларын, 450 урынга исәпләнгән ашханәне, 150 урынлык тамаша, спорт һәм гимнастика залларын, ритмика кабинетын, уку залы һәм китапханәне, лекцияләр һәм интерактив укыту залы, малайлар өчен слесарь һәм агач эшкәртү остаханәләрен, кызлар өчен кулинария, тегү кабинетларын үз эченә ала. Мәктәптә, шулай ук, инженер-технологик профиль кабинеты җиһазландырылган, анда робототехника, 3D-модельләштерү һәм прототиплаштыру лабораторияләре бар. Стоматология, прививка ясау, процедура кабинетлары булган заманча медицина пункты каралган.
Мәктәп директоры Азат Батыршин биредә белем бирү процессы урыс, башкорт һәм инглиз телләрендә алып барылуы турында сөйләде. Моннан тыш, балалар икенче чит телне үзләштерә ала. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында бишенче сыйныфтан төрек теле укытыла.
Радий Хәбиров көрәш, гимнастика, баскетбол секцияләре дәресләре узган спорт залларын карады. Лингафон кабинетларында төрек һәм инглиз телләре буенча сыйныфтан тыш дәресләр оештырылган иде. Сыйныфларның бер-сендә яшь армиячеләр әле-ге мәктәпне тәмамлаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алды.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, ашханәдә булды, бердәм мәктәп менюы һәм аш-су әзерләү сыйфаты белән кызыксынды.
Тамашалар залында республика Башлыгы мәктәпнең педагогик коллективы белән очрашты. Радий Хәбиров, Башкортстанда мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләргә җитди игътибар бирелүен ассызыклап, укытучыларны һөнәри бәй-рәмнәре белән котлады. Төбәк җитәкчесенең “сентябрь указында” тармакны үстерү планнары билге-ләнгән. Документ нигезендә амбициоз бурыч куелган – Русиядә иң яхшы биш мәга-риф системасына керү. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, бу дәрәҗә мәк-тәп тәмамлаучыларга өстәмә рәвештә көндәшлек өстенлеге бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы республикада барлыгы 14 полилингваль мәктәп ачу планлаштырылуы турында белдерде. Якын арада Нефтекамада интернат төрендәге уку йорты төзе-леше башланачак. Анда укытылачак телләрнең берсе татар теле булачак. Бу Татарстан һәм Удмуртия укучыларын җәлеп итәчәк дип көтелә. Радий Хәбиров Чувашстан Башлыгы белән сөйләшүләр алып баруы турында сөйләде һәм Бәлә-бәйдә башкорт-чуваш полилингваль мәктәбен ачарга тәкъдим итте.
Мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин “Мәгариф” гомумдәүләт проектын га-мәлгә ашыру барышы турында сөйләде һәм республиканың күп кенә юнәлеш-ләр буенча Русиядә лидерлар сафына керүен билге-ләде.
– Русия Президенты Владимир Путинның күрсәт-мәсе буенча гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары ярдәмендә 2024 елга кадәр барлык юнә-лешләрдә дә алга сикереш булачак: болар – мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, юллар, уңайлы шәһәр мохите, – диде Радий Хәбиров. – Без яхшы ихаталар, парклар булсын өчен күп эшлибез. Боларның барысы да кешеләрнең тормышын уңайлы һәм матур итүгә юнәлтелгән.
Әңгәмә барышында укытучылар республика Башлыгы белән педагогик кадрлар әзерләү һәм укыту-чыларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләре турында фикер алышты. Радий Хәбиров, башка төбәк-ләр һәм чит илләр тәҗри-бәсен актив өйрәнергә, шул исәптән төбәк вәкиллек-ләренең мөмкинлекләрен-нән файдаланып, лекция-ләр һәм осталык дәресләре уздыру өчен күренекле кешеләрне чакырырга кирәк-леген билгеләде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан укытучылар мәктәп диварында сугыш елларында биредә эвакуация госпитале урнашуы турында истә-лек тактасын яңартуларын үтенде. Радий Хәбиров шәһәр хакимиятенә тиешле йөкләмә бирде.
Соңыннан Радий Хәби-ров Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 44нче мәктәп укытучылары һәм укучылары истәлегенә багышланган стелага чәчәкләр салды.