+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 октябрь 2019, 14:02

Салкын бәдрәфләр бетәчәк

Русиядә мәктәпләрне төзекләндерү өчен 12 миллиард сум акча каралган.

Русиядә мәктәпләрне төзекләндерү өчен 12 миллиард сум акча каралган.
Агымдагы ел ахырына Русия мәктәпләрендә салкын бәдрәфләр проблемасы хәл ителәчәк. Бу хакта Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Жанна Садовникова белдерде.
Аның сүзләренчә, илдә җылы бәдрәфләр белән тәэмин итүгә мохтаҗ 184 мәктәп калган, алар барысы да Байкал аръягы краенда һәм Дагстанда урнашкан.
Моннан тыш, Садовникова әйтүенчә, хәзерге вакытта мәгариф оешмаларының 910 бинасы төзекләндерүгә мохтаҗ. Бу максатка дәүләт бюджетыннан 12 миллиард сум бүлү планлаштырыла. Аның белдерүенчә, 96 бинада ремонт ясалган да инде.
Читайте нас