...һәм тәрбияче эштән куылган.
Таганрогның 43нче балалар бакчасындагы коррекция төркемендә эшләүче тәрбияче Петр Ершовның "Конек-Горбунок” әкиятен укыган вакытта бер сабый “казыкка утырту ничек була?” дип сораган. Ә тәрбияче күп уйлап тормыйча, “Кешене казыкка утырткач, ул аның эче буйлап уза һәм аннан соң кеше үлә”, — дип аңлаткан.Сабыйлар бу әкиятне әти-әниләренә кайтып сөйли. Балалар арасында кәефләре кискен үзгәргәннәре, үлемнән куркам, балалар бакчасына бүтән бармыйм дип елаганнары да була. Әти-әниләр зарлангач, тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча тәрбиячене эштән бушатканнар.
Хатын бу карар белән килешми һәм Таганрог шәһәр судына аны эш урынында кире кайтару, 220,7 мең сум күләмендә тотып калынган хезмәт хакын һәм 30 мең сум күләмендә мораль компенсация түләү таләбе белән мөрәҗәгать итә. Тәрбияче бары тик уку планы буенча эшләдем, дип белдерә.
Әмма суд аның таләпләрен кире кага.