Анда һәркем үзен кызыксындырган сорауга җавап табачак.
6-9 ноябрьдә өченче тапкыр Уфа халыкара мәгариф салоны уза. "Мәгарифнең яңа субъективлыгы”на багышланган чара янә мәгариф өлкәсенең төп катнашучылары җыелды, яңа форматтагы дискуссия мәйданчыгы, мәгарифтә заманча алдынгы технологияләрне презентацияләү һәм шәхси белем бирү траекторияләрен формалаштыру урынына әйләнде.Уфа халыкара мәгариф салоны барлык катнашучылар өчен белем бирү процессында яңа мөмкинлекләр ача. “ВДНХ-ЭКСПО” мәйданчыгында панель дискуссияләр, “түгәрәк өстәл”ләр һәм башка чаралар уза. Уфа халыкара мәгариф салоны бу өлкәдәге профессионаллар диалогы, дәүләт, бизнес, ата-аналар һәм укучылар өчен платформа булачак.
Дүрт көн дәвамында мәгариф салонына 15 меңнән артык кеше килде. Ә булачак абитуриентларга югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының кабул итү комиссияләре белгечләреннән консультация алу мөмкинлеге бирелә.
Чараны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Мәскәү халыкара мәгариф салоны, республика Мәгариф министрлыгы, Башкорт күргәзмә компаниясе оештыра.