“Үсеш ноктасы” — авылларда һәм кече шәһәрләрдә мәктәпләр базасында төзелүче махсус мәгариф үзәкләре. Аларның эше балаларны санлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләр буенча әзерләүгә юнәлтелгән. Аларны ачу “Мәгариф” гомумдәүләт проектына керүче “Заманча мәктәп” федераль проектында каралган.
Күптән түгел бөтен ил буенча санлы һәм гуманитар профильдәге “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләрен ачу марафоны узды. Мондый үзәкләр илнең 50 төбәгендәге 2049 авыл мәктәбендә ачылды. Матди-техник база һәм җиһазлар сатып алуга федераль бюджеттан агымдагы елда 3,8 миллиард сум бүленде. Биш елдан соң илдә шундый 16 мең үзәк эшләргә тиеш.
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Үсеш ноктасы” үзәкләрендә эшләү өчен җәен 2,5 меңнән артык авыл педагогы илнең 21 төбәгендә “Кванториум” балалар технопарклары челтәре базасында белемнәрен камилләштерде. Курсларда аларга яңа белем бирү технологияләре турында сөйләделәр, заманча җиһазлар белән эшләү күнекмәләренә өйрәттеләр. Моннан тыш, 11 мең укытучы онлайн режимда әзерлек эшләре алып барды.
Инновацион мәйданчыклар саны буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында өченче урында — республиканың авыл мәктәпләрендә 133 “Үсеш ноктасы” үзәге эшли башлады.
Агымдагы елда мондый үзәкләр булдыруга федераль бюджеттан 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Башкортстан санлы, табигый-фәнни һәм гуманитар профильләрнең төп һәм өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен матди-техник базаны яңартуга 208,5 миллион сум алды.
Һәр “Үсеш ноктасы” — бердәм стильдә бизәлгән һәм заманча җиһазландырылган яңа мәгариф мохите. Ул өч өлкәдә: информатика, технологияләр һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча кулланылачак.
Бөтен ил буенча узган “Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу марафонында Идел буе федераль округы исеменнән Кушнаренко районы катнашты. Биредә Кушнаренко гимназиясе һәм 1нче мәктәп базасында ике үзәк оештырылган. “Үсеш ноктасы” үзәкләрендә технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары һәм шахмат, медиа һәм коворкинг өчен мәйданчык эшли.
Марафон вакытында Кушнаренко 1нче мәктәбе үзәге, Амур, Иркутск, Курган, Волгоград, Воронеж, Ленинград, Мәскәү өлкәләре уку йортлары белән беррәттән, Мәскәү өлкәсе белән телекүпердә дә катнашты.
— Федераль проекттан тыш, Кушнаренкода республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тәкъдим ителгән ике республика проекты гамәлгә ашырыла. Бу — “Мәгарифтә күтәрелеш” һәм “Республика мәктәпләрендә спорт көрәше” мәгариф проектлары. Алар нәтиҗәсендә 1нче мәктәптә хәзер яңа стоматология кабинеты һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен келәм бар, — дип белдерде район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин.