Владимир Путин икенче-өченче сменалар проблемасын хәл итү бурычын куйды.
Русия Президенты Владимир Путин белдерүенчә, якын киләчәктә мәктәп укучылары саны артачак, шуңа күрә яңа мәктәпләр төзү бик мөһим. Ил башлыгы икенче һәм өченче сменалар проблемасын хәл итү өчен дә мәктәпләр төзү кирәклеген ассызыклый.
Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән эшлекле очрашу барышында ул шулай ук төбәкләр җитәкчеләре бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә тиеш, дип белдерде.