+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 октябрь 2019, 11:20

Мәктәп спорт залларына халыкны җәлеп итмәкчеләр

Министр моның бердәм тәртибен булдырырга тәкъдим итә.

Министр моның бердәм тәртибен булдырырга тәкъдим итә.
Русиянең мәгариф министры Ольга Васильева әйтүенчә, мәктәп спорт залларын һәм мәйданчыкларын халык тарафыннан файдалануның бердәм тәртибен булдырырга кирәк.
Бүген “Мәгариф турында” Закон мәктәп директорларына гражданнарга спорт залларын, мәйданчыкларны һәм бассейннарны бирү мөмкинлеген күздә тота. Шуңа карамастан, күп кенә мәгариф оешмалары җитәкчеләре моны ничек эшләргә һәм мондый процедураны ничек рәсмиләштерергә белми, дип ассызыклый Ольга Васильева.
Аның әйтүенчә, Русиядә якынча 42 мең мәктәп, ягъни якынча 100 мең бина бар. Шул сәбәпле, министрлык белем бирү учреждениеләре территориясендә халыкка спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен биналар бирүнең бердәм тәртибен булдырырга кирәк дип саный.
Ведомство башлыгы фикеренчә, әлеге 100 мең бина Русия халкын спорт белән шөгыльләнүгә мотивацияләү өчен нигез булырга да мөмкин.
Читайте нас