Ә хәзер мәктәп аңа 100 мең сум штраф түләячәк.
Сыктывкарның 12нче мәктәбе, соңга калган укучыны дәрескә кертмәү сәбәпле, аның хокукын бозган. Шәһәр суды шундый карар чыгарган.
Суд мәгълүматларына караганда, 5 июньдә 9нчы сыйныф укучысы математикадан Дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча консультациягә соңга калган, ә педагог аны сыйныфка кертмәгән.
Суд үсмернең белем алуга хокукын бозуда мәктәпне гаепле дип тапкан һәм 100 мең сумга штрафка тарттырган.