Коррекцион мәктәп укытучысына карата җинаять эше кузгатылган.
Полиция Мәскәүнең 2124нче коррекцияләү мәктәбе укытучысына карата җинаять эше кузгаткан. Ул үзенең укучыларына каты бәрелүдә һәм кул күтәрүдә гаепләнә, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
Билгеле булуынча, элегрәк биш укучының ата-анасы һәм мәктәп психологы балаларның тәнендә кара янган урыннарны күреп, сыйныфларда күзәтү камералары урнаштырганнар. Видеотасма язуыннан күренүенчә, педагог укучылар белән тупас кыланган, аларга суккан, этеп җибәргән. Бигрәк тә начар өлгәшкән балаларга эләккән.
Укытучыны эштән бушатуга карамастан, 11 яшьлек укучының әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. 41 яшьлек укытучыга “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Педагог әлеге коррекцион мәктәпкә бер ел элек эшкә урнашкан, аның 17 ел стажы булган.