Анда креатив татар теле укытучыларының белемнәре камилләштереләчәк.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Ачык университет татар теле укытучыларын “Мөгаллим” курсларында катнашырга чакыра. Беренче лекция 23 октябрь көнне укылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.“Мөгаллим” курсларының максаты – яңалыкка әзер булган, камилләшергә теләгән, креатив татар теле укытучыларын туплап, аларның белемнәрен арттыру. Укытучыларга татар телен заманча укыту алымнары, чит тел укытуда кулланылган лайфхаклар һәм башка кызыклы темалар тәкъдим ителәчәк.
Әлеге курста проектлы укыту, тел өйрәтүдә яңа методикалар каралачак. Бүгенге көндә балаларны дәрескә ничек җәлеп итәргә? Укытучының хокукларын кем яклар? Бер ай дәвамында барачак әлеге курслар шушы һәм башка сорауларга җавап табарга да ярдәм итәр.
Дәресләр атнага ике тапкыр - чәршәмбе (18.30 - 20.00) һәм шимбә (13.00 - 16.00) көннәрендә узар дип планлаштырыла. Курсларда яшь чикләүләре юк. Аны уңышлы тәмамлаучыларга квалификацияне күтәрү турында махсус таныклык тапшырылачак.