+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 октябрь 2019, 12:49

Елка дәрес бирде

Мәктәпләрдә мәдәни марафон башланды.

Мәктәпләрдә мәдәни марафон башланды.
Русиянең популяр җырчылары Елка белән Полина Гагарина Мәскәү мәктәпләрендә музыка дәресләре үткәрде. Ачык дәресләр “Мәдәни марафон” Бөтенрусия белем бирү проекты кысаларында оештырыла.
Җырчылар 10-11нче сыйныф укучыларына иҗат белән бәйле һөнәрләрдә уңышка ирешү өчен нинди сыйфатларны үстерергә кирәклеген, мәдәни күзаллауны ничек һәм ни өчен киңәйтергә кирәклеген сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.
— Мин үземне: “Сәлам, балалар, хәзер мин сезне яшәргә өйрәтәчәкмен”, - дигән фикер белән килгән укытучы яисә остаз ролендә тоймадым. Киресенчә, бу мәктәп укучыларының мин алар яшендә булдыра алмаганны булдыруларына зур соклану белән карыйм. Алар белән бер дулкында булырга телим, — ди Елка.
“Мәдәни марафон” Бөтенрусия белем бирү проекты кысаларында илнең танылган сәнгать һәм мәдәният вәкилләре Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә ачык дәресләр үткәрә. Чараның финалында мәктәп укучылары арасында мультимедия онлайн-тест уздырылачак.
Читайте нас