"Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча булдырылган санлы һәм гуманитар профильле "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәкләре 2024 елга Башкортстан укучыларының 70 процентын колачлаячак. Республикада 2023 елга кадәр 380нән артык яңа үзәк ачылачак, дип хәбәр итте республиканың мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.
Быел без санлы һәм гуманитар профильдәге 133 мәгариф үзәген төзибез, аларда 60 мең укучы шөгыльләнәчәк. 2020 елдан 2022 елга кадәр тагын 249 үзәк ачылачак. Барлык эшләр "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, - диде Айбулат Хаҗин.
Яңа үзәкләр өчен укытучылар махсус әзерлек уза.
- Әлеге вакытта укуларны технология укытучылары тәмамлады, ул ике этапта Екатеринбургта үтте. Анда алар җиһазлар һәм белем бирү программаларын үзләштерде. Быел тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм информатика укытучылары да белем алачак, - дип өстәде ул.