Бүген бөтен дөнья татарча диктант яза. Бу чара кысаларында Башкорт дәүләт педагогия университеты "Татарча яз" акциясе үткәрде.
Акцияне университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырды. Диктант язуда халык шагыйре Марат Кәримов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары, студентлары һәм башка факультеттан да вәкилләр катнашты.
- Бүген бөтен дөнья татарча диктант яза. Бу акция Башкортстанда да уза. Бүген диктант язуда татар милләтенең, башка милләтнең күренекле вәкилләре катнаша. Күптән түгел без урыс, башкорт телендә диктант яздык, шулай ук чит телдә диктант язу да бар. Шуңа күрә безнең акциядә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша, - диде татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов.
Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов үз чыгышында телне саклап калу өчен бу чара мөһим роль уйнаганын белдерде. Шулай ук, Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан үткән чаралар турында сөйләп үтте һәм аңа багышлап шигырьләр укыды.
Диктант язу алдыннан күренекле артистлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар тальянда татар көе башкардылар. Шулай ук, студентлар Мостай Кәримнең шигырен укып ишеттерде.
Диктантны Бүздәк районының Каран урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның мәгариф отличнигы, 2017 елда Русиядә иң яхшы укытучы булып танылган Зөлфия Җәлил кызы Мансурова яздырды.