+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Октября 2019, 11:44

Рәхмәтлеләр бик рәхмәтле

Былтыр октябрьдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров Әбҗәлил районында булган иде.

Былтыр октябрьдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров Әбҗәлил районында булган иде.
Ул анда Рәхмәт авылы мәктәбен карады. 2006 елда төзелгән учреждениедә 125 бала укый, 15 укытучы эшли. 2013 елда биредә мәктәпкәчә төркем ачылган.
Мәктәптә балаларга белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган, ләкин газ кертелмәгән иде. Учреждениене күмер ягып җылыталар, сезонга барлыгы 200 тонна күмер таләп ителә. Казанлык та искергән, кичекмәстән ремонтланырга тиеш.
Мәктәпне газга тоташтыру проекты 2015 елда ук эшләнсә дә, тиешле финанслау булмагач, эшләр тукталып калган.
Радий Хәбиров әлеге учреждениегә газ кертү турында күрсәтмә бирде.
Һәм менә Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков социаль челтәрләрдә шатлыгы белән уртаклашкан.
Радий Хәбировның күрсәтмәсе нигезендә тиешле акча бүленгән, казанлык ремонтланган һәм мәктәпкә газ кертелгән.
Читайте нас