Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Мәгариф сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде. Анда гражданнарның мәгариф өлкәсенә кагылышлы электрон мөрәҗәгатьләре тикшерелде.
Республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская сүзләренә караганда, халыкны мәктәптә туклануның сыйфаты һәм бәясе, белем бирү учреждениеләре төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре борчый.
– Мәктәптә туклану темасына кагылышлы проблемалар без уйлаганга караганда күбрәк булып чыкты. Бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләргә дә эшләргә әле, – диде Радий Хәбиров.
Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту чаралары турындагы доклад белән мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин чыгыш ясады.
Шулай ук, киңәшмәдә катнашучылар белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту – спорт корылмаларын төзү, инвентарь сатып алу турында да фикер алышты. Тагын бер мөһим юнәлеш – мәктәпләрдә теш табиблары кабинеты эшчәнлеге. Бу проблеманы мобиль стоматология комплекслары исәбенә хәл итү вариантлары тәкъдим ителде.