Дөньяда балаларны 2,5 миллионга якын робот укыта.
Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев, хезмәтне роботлаштыру сәбәпле, кадрларны белемнәрен камилләштерүгә әзерләнергә чакырды.
Премьер-министр ассызыклавынча, бүген дөньяда 2,5 миллионга якын робот эшли. Әмма әлегә алар моңа финанс һәм технологик яктан әзер булган илләрдә генә тупланган. Шуңа карамастан, Премьер-министр автоматлаштыру технологияләре белән эшли алачак белгечләрне хәзер үк әзерләргә кирәклеген ассызыклады, чөнки түбән квалификацияле хезмәт ахыр чиктә роботларга күчәчәк.
Медведев фикеренчә, кешеләр soft skillsка ия булырга тиеш, бу, үз чиратында, мәгариф системасына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Аның фикеренчә, Русиядә моның өчен “шактый яхшы” база бар.
Хөкүмәт Рәисе, шулай ук, производствоны роботлаштыруның хезмәт базарында кризис булдырмаячагына ышаныч белдерде, чөнки бу өлкәдә тиешле баланс сакланачак.