+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 октябрь 2019, 12:02

Каникулларны хәвеф-хәтәрсез үткәрик!

Иртәгәдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балаларны һәртөрле хәвеф-хәтәрдән курчалау өчен әти-әниләргә берничә киңәшкә колак салу зыян итмәс.

Иртәгәдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балаларны һәртөрле хәвеф-хәтәрдән курчалау өчен әти-әниләргә берничә киңәшкә колак салу зыян итмәс.
Беренчедән, көз җитте, караңгы хәзер тиз төшә, шунлыктан улларыгызны һәм кызларыгызны урамга эңгер-меңгердә ялгызларын гына чыгармаска тырышыгыз. Кичке сәгать уннан соң бала-чага әти-әнисеннән башка бөтенләй урамга аяк басарга тиеш түгел. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары даими рәвештә моны тикшерә. Бигрәк тә каникуллар вакытында әлеге мәсьәләгә игътибар көчәячәк.
Икенчедән, балаларыгызның һәм үзегезнең өс киемендә мотлак рәвештә яктылык чагылдыручы элементлар булсын! Шушы гади генә әйбер дә зур фаҗигадән саклап калырга мөмкин бит.
Өченчедән, балаларыгыз белән даими рәвештә хәвефсезлек кагыйдәләре хакында сөйләшергә онытмагыз: көндез өйгә кайтканда да, туры юл дип, гаражлар арасыннан, кеше йөрми торган аулак урыннардан үтмәсен! Заман афәтләре: наркотиклар куллануның, тәмәке тартуның һ.б. кеше тормышын җимерә торган яман гадәтләр икәнен балагызның хәтеренә сеңдерерлек итеп аңлатыгыз.
Соңгы арада баллоннан газ иснәп үлүче балалар күбәйде, бу хакта да җентекләп сөйләү артык булмас. Кайбер чакта бала-чага теге яки бу начарлык турында белмәве аркасында да бәлагә тарырга мөмкин.
Каникулларда балаларыгыз белән яхшы кинофильмнарга, күргәзмәләргә барырга вакыт тапсагыз, үзегезгә дә, аларга да рухи азык булыр!
Читайте нас