+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 октябрь 2019, 13:13

“Илһам” җиңүчеләрен билгеләде

Уфаның 2нче башкорт лицеенда нәфис сүз осталарының "Илһам" XIII шәһәр смотр-конкурсы үтте.

Уфаның 2нче башкорт лицеенда нәфис сүз осталарының "Илһам" XIII шәһәр смотр-конкурсы үтте.
Бәйгене оештыручылар – Уфаның мәгариф идарәсе һәм Фәнни-мәгълүмати методик үзәге. Чара шигъри һәм сәнгати талантны үстерүне, фикер, сөйләм, тел, хәтер, балаларның һәм педагогларның сөйләм мәдәниятен камилләштерүне максат итеп куя. Бәйге укучыларда патриотик тойгы уята, туган телгә сөю тәрбияли.
Шәһәр этабына Уфаның үз мәктәпләрендә, районнарында җиңгән иң-иң сәләтле балалары җыелган иде. Чыгышлар татар, урыс, башкорт, чуваш телләрендә башкарылды.
Быел бәйге Башкортстанның 100 еллыгына һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга, Русиядәге Театр елына багышланды. Чарага килгән балаларның оста итеп образга керә белүе, шәһәрдә яшәсәләр дә, туган телләрендә матур аралашуы сокландырды.
Татар телендә чыгыш ясаучылардан башлангыч сыйныфлар арасында 84нче Татар гимназиясе укучысы Тимур Бикбулатов, 5-8нче сыйныфлар арасында 65нче Татар гимназиясе укучысы Алина Рыгалова, 9-11нчеләр арасыннан шул ук гимназия укучысы Регина Латыйпова 1нче урынга лаек булдылар.
Укучылар өч турда чыгыш ясады, аларны бәяләгәндә дикция, артистлык сәләте, үзенчәлек, оригинальлек, конкурс репертуарына туры килү искә алынды. Әйтергә кирәк, мондый чаралар яшь буында төбәкнең рухи мирасына, тарихны өйрәнүгә кызыксыну уята.
Читайте нас