Күп калмады, түзегез, мөгаллимнәр!
Бөтенрусия фәнни-тикшеренү хезмәт институты белгечләре бүген илдә нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур булуын һәм киләсе берничә елда да шулай булып калачагын ачыклаган.Аларга, барыннан да элек, педагог, хисапчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, токарь, пешекче, бармен, официант кебек һөнәрләр керә.
Моннан тыш, дефицит белгечлекләргә дә ихтыяҗ булачак. Аларга адаптив физик культура һәм спорт буенча тренер-укытучы, инженер-химик, оператив-күчмә бригада электр монтеры һәм башкалар керә.
Моннан тыш, технологик прогресс ярдәмендә барлыкка килүче яңа белгечлекләргә ихтыяҗ зур булачак. Экспертлар конкрет технологияләр белән бәйле белгечлекләр актуаль булачагын билгели.