+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 октябрь 2019, 03:30

“Укытучы абруе... гаиләсеннән башлана”

35 ел балаларга белем биргән тәҗрибәле педагог Разида Хәлиуллина авыл мәктәбенә кагылышлы фикерләре белән уртаклаша

35 ел балаларга белем биргән тәҗрибәле педагог Разида Хәлиуллина авыл мәктәбенә кагылышлы фикерләре белән уртаклаша


Кыйгы кызы Разидага язмышын, гомерен Дүртөйле районы белән бәйләргә көтелмәгән очрак сәбәпче була.

...1984 елда Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлаучыларны республика районнарына эшкә җибәрергә карар ителә. Дүртөйле районына тәгаенләнгәне җитди сәбәп белән бара алмый. Шул рәвешле, ахирәтенең хәленә кереп, Разида моңа кадәр беркайчан да күрмәгән Дүртөйле районына барырга ризалаша. Әтисе Сәләх абый да каршы төшми: “Бар, кызым, Дүртөйле — алдынгы район. Укыту ошамаса кире кайту авыр булмас”, — дип озата.

Ул чактагы поселокка килеп төшү белән, автовокзалдан ук яшь белгеч туп-туры район мәгариф бүлегенә килә. РОНО җитәкчесе Вил Сатиков, гадәттәгечә, мәсьәләне тиз хәл итә: “Хәзер Иске Яндыз мәктәбенә тәгаенләнгән яңа директор белән бергә китәрсез. Ул сезгә барын да аңлатыр”, — дип ишектән озатып кала. Менә шулай, берничә елдан үзе дә РОНО мөдире, аннары район хакимиятенең эшләр идарәчесе булып үрләтеләчәк Рамил Ваһапов белән Иске Яндыз мәктәбенә килә ул.

Тиздән яңа уку елы башланасын, беренче тапкыр сыйныфка керәсен күз алдына китереп, яшьлек хыялларына бирелеп барып, Дүртөйледән егерме чакрымлап ераклыкта урнашкан авылга килеп җитүен сизми дә кала кыз. Иске Яндызга кергәндә кабатланмас табигый матурлык белән әсир иткән аккошлы күлне күргәч, бөтенләй хәйран кала. Кечкенә елганы үз куенына алган тау арасындагы авылда балаларга 35 ел буе белем бирәсен башына да китерми ул.


Журналист буларак, “куен дәфтә­рем”дә күңелгә тынгы бирми йөргән бер тема бар иде. Мәктәп тәрбиясе, әти-әниләр белән бала­ларның мөнәсәбәте, балалар аз булган авылларда мәктәп ябылу... Бу сорауларга җавап табу өчен гомерен фәкать балалар тәрбияләүгә багышлаган, авылда абруйлы һәм үзе дә үрнәкле балалар үстергән авыл укытучысы белән очрашу кирәк иде.

Яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып, 35 ел дәвамында башлангыч сыйныф балаларын укыткан Разида Хәлиуллина белән үзем дә очраклы таныштым. Шушы көннәрдә 55 яше белән котларга әзерләнеп йөрүче педагогның элекке укучылары ярдәм итте.

...Яңа директор белән Иске Яндыз мәктәбенә килгәч, ул биредә бер генә ел эшли. Балаларны яратучы, үзаллы эшләргә сәләтле яшь белгечне күрше Сабанай мәктәбенә күчерәләр. Беренче елны ук ике дистә малай һәм кызны өч сыйныфка бүлеп укыта ул. Яшь укытучыны егетләр дә тиз күреп ала. Шофер егет Радис белән генә дуслаша Разида. Солдат хезмәтеннән кайтканын көтеп ала. Гөрләтеп туй ясыйлар. Радис Рафаэль улының без аларга килгән көнне өйдә булмавына да аптырамадык. Таң атуга савучыларны фермага эшкә илтә. Аннары басу эшләренә “кушыла”, әле дә икенче машинасына утырып кукуруз уручы­ларга ярдәмгә киткән. Хуҗа­лыкта берүзенә дүрт төрле машина йөртә ул.

Хәлиуллиннарның тормышлары да, көткән дөньялары да башкаларныкыннан аерылмый диярлек. Төзек ихата-кура. Тәрбияле бакча. Пөхтә итеп җыештырылган өй. Әмма шушы тормыш хуҗалары Разида белән Радисның әлеге матурлыкны тудыра алулары сокландырды. Алар икесе дә үз әниләрен дә тәрбияли. Разида Сәләх кызы алты балалы гаиләдә үскән: өч малай һәм өч кыз булганнар. Разида ханым 93 яшьлек әнисе Зәйтүнә апаны да, 88 яшьлек бианасы Әнүзә апаны да кадер-хөрмәттә тәрбияли. Соклануымның икенче сәбәбе дә бар. Гаиләсен карарга, үзенең ике улын тәрбияләргә, мал, кош-корт асрарга да каян көч, вакыт табарга тиеш авыл укытучысы?! Сыйныфта егерме бала булганда да, көн саен 50-60 дәфтәр карарга, алдагы көнгә эш планы төзергә... Ә совет заманында агитатор, политинформатор, клубта үзешчәннәр түгәрәгендәге чаралар...

Абруйлы авыл укытучысы белән әңгәмәбез дә гаиләнең башкаларга артык күренмәгән тормышы белән кызыксынудан башланды.

— Әйтегез әле, Разида Сә­ләховна, ике ул үстергәнсез, иптәшегез гомер буе руль артында, өйдә хатын-кыз мәшә­катьләре дә күп. Ничек барына да өлгерәсез?

— Элекке мәктәп директорыбыз Әнвәр абый Ибраһимовның әйткән сүзләре йөрәктә уелып калган. “Укытучының абруе аның тәртибендә, гаиләсенең үрнәкле булуында”, — дип еш кабатлый иде ул. Чынлап та, укытучы, нәкъ Чеховтагыча бар яклап та матур, үрнәкле булырга тиеш.

Ихтимал, ике улымны да бәлә­кәйдән үк эшкә өйрәтмәгән булсак, авырга туры килер иде. Гаилә корып, сигез ел әти-әни белән яшәгәч, үзебез йорт салып башка чыктык. Ә авылда ул чакта да ишле мал асрап кына аякка басып була иде. Җидешәр баш сыер малы тоттык. Улларыбыз 4-5нче сыйныфларда укыганда ук абзар тазарта иде. Тирес түгеп, пычкы белән утын кисеп үстеләр. Ихата-бакчабыз 30 сутыйга җитә. Балалар ярдәм итмәсә, бәрәңге үстерү дә кыенга туры килер иде.

Куанып бетә алмыйм. Улларыбыз эшне кызларныкына, малайларныкына бүлмәде. Өлкән улыбыз Ринат нефтьчеләр системасында эшли. Радмир, Бөре педагогия институтын тәмам­лагач, хокук саклау органнарына эшкә чакырылды. Хәзер районда суд приставлары системасында. Без бик бәхетле. Өч оныгыбыз бар. Нәсел дәвамчылары. Бәләкәйдән әти-әнигә ярдәм итеп, авылда бер эштән дә тартынмыйча үскән балалар арытаба да шулай хезмәт сөючән булып кала, дип уйлыйм. Читтән генә карап булса да шатланам: улларым әле дә эшне “хатын-кызныкы”на бүлми.

— 2012 елда Сез укыткан Сабанай башлангыч мәктәбе “оп­тимальләштерү корбаны” булып ябылды һәм сезне беренче хезмәт урыныгыз Иске Яндыз мәктәбенә күчерделәр. Сезнең карашка, мәктәп ябылу авылда нинди эз калдырды?

— Мин килен булып төшкәндә Сабанай калын урман эчендәге авыл иде. Агыйдел елгасы да бездән 300-400 метр ераклыкта гына. Илле генә йортлы авыл табигать оҗмахында иде. Мәктәп ябылганда 20 бала укыганы хәтердә. Заманы өчен бәлки, ул “оптимальләштерү” үзен аклый да торгандыр. Әмма авылның арытабангы язмышында, һичшиксез, авыр эз калдырды. Кайда да мәктәп ябылу авылның сүрелүенә китерә.

Хәтеремдә, аз комплектлы мәк­тәпләр саны районда 24 иде. 2012 елда алар берьюлы ябылды. Эш бит укытучыларның башка мәктәпкә күчерелүе яисә балаларны укырга автобус белән йөртүгә генә бәйле түгел. Авылның үз мәктәбе — тәрбия учагы, ата-аналар белән бәйләнешне саклаучы урын да бит. Кайсы әти-әнинең теләгән саен күрше авылга барып, үз баласының укуы-тәртибе белән даими кызыксынып торырга вакыты бар?!

— Разида Сәләховна, ничек уйлыйсыз, бүген авыл укытучы­сының абруе ни дәрәҗәдә? Белем бирү системасындагы соңгы еллардагы заманча караш тәрбия чараларында нинди чагылыш тапты?

— Бу сорауга бертөрле җавап бирү авыр. Педагогик хезмәт стажым 35 ел тәшкил итсә дә, кайбер сорауларга үзем дә җавап таба алмыйм. Эш шунда, иң куркынычы — укы­ту­чының, иң беренче чиратта, ата-аналар алдында абруе төште. Гаиләдә бала тәрбиясе проблемалары онытылды. Без, укытучылар, хәзер мәк­тәп­тә балаларга йомшак эндә­шер­гә, кимчелекләренә кайбердә “күз йомарга” тырышабыз. Чөнки, балага тавышны аз гына да күтәрми аң­латырга, тәртип бозганда күңелен рәнҗетми генә дәшәргә кирәк.

Минемчә, бала тәрбияләүдә әти­ләрнең роле дә мөһим. Әлбәттә, “каты куллылык” турында сүз бармый. Дөресен әйтик: иркә һәм эш рәтен белмичә, әти-әнисенә ярдәмсез үскән баланың тәрбиясе дә чамалы гына була. Әни яисә нәнәй тәрбиясе генә алган малайлар һәм кызларны тормыш сынауларына каршы торырга өйрәтү авыр.

Әлбәттә, укытучы беркайчан да укучыларның киләчәге өчен битараф калалмый. Һәрхәлдә, моңа кадәр шулай иде. Кызганычка каршы, хәзер безгә мәктәпне тәмамлаучыларның иртәгәсе көне караңгы. Чөнки, аларның күбесе нинди һөнәр сайлаячагын үзләре дә белми.

Хәтерегездә булса, безнең “Победа” колхозы 10нчы сыйныф укучыларын авыл хуҗалыгы һөнәрләренә өй­рәтү тәҗрибәсе буенча рес­пуб­ликада гына түгел, СССР күләмендә яхшы бәя алган иде. 9-10нчы сыйныфларда егетләрне техника сер­лә­ренә өйрәттеләр, ә кызлар, терлекче, тегүче һәм башка һөнәр­ләрне үзләштереп, тиешле документка ия булды. Хәзер мәктәптә хезмәт тәрбиясе юк. Хәтта, укучылардан мәктәп яны участогында алмагачлар төбен казып йомшарттыру өчен, башта аларның үзләренең язма гаризасы, ата-ананың рөхсәте булырга тиеш. Сыйныфта уку тактасын юып алырга да аларның рөхсәте кирәк. Хәтеремдә, элек балалар дәрестән соң үзләренең сыйныф бүлмәләрен юып, тазартып кайтып китә торган иде. Мондый хезмәт тәрбиясен һич тә баланы кимсетү яисә аның горурлыгын төшерү, дип кабул итми идек.

— Бала тәрбияләүдә әти-әниләренең роле кимеде дигән бәя бирелгәч, ирексездән, моннан 30-40 еллар элек халык арасында таралган әйтем искә төште. Авыл хатын-кыз­ла­ры­ның үзәгенә үткән иң авыр нәрсә: чи утын һәм исерек ир, ди торганнар иде. Ихтимал, шушы хәл баланы да тиешенчә тәрбияләргә комачаулык ит­кәндер?

— Хәзер авылда хатын-кызның гына түгел, гомумән, анда гомер итүчеләрнең проблемасы башкада, дип уйлыйм. Дөрес, авыл Советы территориясендә хәмер белән мавыгучы берничә хатын-кыз бар иде. Берсе һаман да яман чиреннән котыла алмый. Хатын-кызлар советы белән берлектә икенчесенең өенә барып, мондый тәртипсезлек дәвам итсә, балаларының приютка урнаштырылачагы турында аңлаттык. Эчүен икенче көнне үк туктатты. Өченче ел авызына да капканы юк, ди күр­шеләре.

Минемчә, авылның төп проблемасы — эшсезлек. Билгеле, гомер буе күмәк хуҗалыкта эшләүчеләрнең барысы да фермер яисә малтабар булып китә алмый. Фермаларда терлек саны кимеде. Башка тармакларда җанлылык сүрелде. Эш булмагач, яшь гаиләләр читкә китә, мәктәп, клуб ябыла. Бәхеткә, бер кибетебез эшли. Халыкта мал кими. Азык кыйммәт. Ит-сөт сатып йөрү мәшәкатьле.

Хәтеремдә, бар иде шундый вакытлар: Сабанай, Төрбиек, Ишмәт авыллары халкы, Сабантуй үтү бе­лән күмәкләшеп печәнгә төшәбез. Агыйдел тугайлыкларында дистәләгән чалгы тавышы матур бер моң кебек яңгырый иде. Аннары авылда бригадир капка башыннан, һәр гаиләгә мал чөгендере, суган кишәрлекләре бүлә. Өлкәннәр белән бала-чага да мәш килә. Боларны сагынып сөйләү дип кабул итмәгез. Халык бергә эшли, ял итә, аралаша, бер-берсенең хәлен белеп яши иде. Балалар тәрбиясе өчен дә яхшы үрнәк, милли үзенчәлек бит алар.

Бәләкәй булса да, Сабанай мәктә­бе, яңа уку елына әзерлек булсынмы, төрле дәрәҗәдәге фестивальләр дисезме — гел генә район күләмендә җиңә иде. Мәктәпсез авыл ничектер ятим гаилә кебек. Елның кайсы мизгелендә дә Яңа ел, шәҗәрә бәйрәмнәрендә, авылдагы күмәк чараларда халык тәүдә мәктәпкә җыела иде. Кайчандыр Сабанай мәктәбендә белем алып, хәзер төрле һөнәр ияләре булган укучыларның берсе дә үз мәктәбен, беренче укытучысын онытмый, шуңа куанам.

Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казы Яльдәк авылыннан Рәшит Иргубаев Ленинград хәрби академиясенә укырга керде. Елына ике тапкыр — кыш һәм җәй айларында ялга кайта. Мәктәп тәмамлаганына күпме ел үтсә дә, һәр кайтуында кочагы белән чәчкә бәйләмнәрен күтәреп, хәл белергә килә. Уңайсызланып, башка болай мәшәкатьләнмәвен сорыйм. “Апа, сез моңа һәрвакыт лаек”, — дип җавап кайтара. Укытучы өчен мондый игътибар зур бәя дә, шатлык та!
Олег Төхвәтуллин.

Дүртөйле районы.
Читайте нас