+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 ноябрь 2019, 08:12

Алты мәктәп директоры эштән бушатылган

Алар укучыларның йомгаклау контроль эшләре нәтиҗәләрен дөрес күрсәтмәгән.

Алар укучыларның йомгаклау контроль эшләре нәтиҗәләрен дөрес күрсәтмәгән.

Иркутск өлкәсендә алты мәктәп директоры укучыларның Бөтенрусия тикшерү эшләре буенча нәтиҗәләрен дөрес күрсәтмәгән өчен эштән куылган. Бу хакта төбәк мәгариф министры Валентина Перегудова белдергән.Аның сүзләренә караганда, берничә ел дәвамында бер үк мәгариф оешмалары Бөтенрусия тикшерү эшләренең дөрес булмаган нәтиҗәләрен биргән. Бу уңайдан, кайбер мәктәп директорлары катгый кисәтү алган. Укытучылар дөрес үрнәк күрсәтсә, балалар имтиханда күчереп утырмас иде, ди Перегудова.
Русиянең Фән һәм күзәтчелек буенча федераль хезмәте йомгаклау контроль эшләре нәтиҗәләрен дөрес итеп күрсәтмәгән мәктәп җитәкчеләре белән контрактны өзәргә чакырган иде.
Читайте нас