29-31 октябрьдә Екатеринбург шәһәрендә узган "WORLDSKILLS HI-TECH" югары технологияле сәнәгать тармаклары эшче һөнәрләрнең VI Милли чемпионатында Башкортстан яшьләре лаеклы урын яулап кайтты. М. Пинский исемендәге 83нче инженерлык лицее укучылары Егор Жидяев белән Дарья Ошмарина юниорлар категориясендә "Прототитлар ясау" компетенциясе буенча көмеш медальләр яулады. Аларны чемпионатка УДНТУның Яшьләр технопаркы базасында эксперт Ногманов Илсур Рәис улы әзерләде.Яшь һөнәр ияләрен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!