+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 ноябрь 2019, 10:09

Һәр балага — бер күсе!

Моның өчен Мәгариф министрлыгы 1 миллион сум акча бүләчәк.

Моның өчен Мәгариф министрлыгы 1 миллон сум акча бүләчәк.

Күсе рәвешендәге татлы бүләкләр һәм уенчыкларга республика Мәгариф министрлыгы бер миллион сумнан артык акча тотарга әзер. Ведомство дәүләт сатып алуларының рәсми сайтында аукционга ике заявка урнаштырган: беренчесе — 509,6 мең сум күләмендә (уенчыклар), икенчесе 500,5 мең сумлык (татлы күчтәнәч).Аукционда җиңгән компания 16 декабрьдән дә соңга калмыйча министрлыкка бәйләгән башлык һәм бияләйләр белән бергә 2020 ел символы — 780 күсе табып бирергә тиеш. Татлы бүләкләрдән калай тартмада арахислы, сөтле һәм шоколадлы батончиклар, шоколадлы глазурьле печенье, грильяж һәм башка кәнфитләр керергә тиеш.
Бу татлы күчтәнәчләрне һәм уенчыкларны балаларга Республика Чыршы бәйрәмендә тапшырачаклар.
Читайте нас