Балаларның яраткан ял итү урынын 100 миллион сумга саталар.
Уфа янында урнашкан "Алые паруса" балалар үзәген “Авито” игъланнар сайтында сатуга куйганнар. Бу хакта Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина Facebook битендә хәбәр итә.30 октябрьдә урнаштырылган игъландагы мәгълүмат буенча, лагерь хуҗасы объектны 100 миллион сумга сатарга әзер. Әлеге суммага сатып алучы гомум мәйданы 13 мең квадрат метр булган 32 корылма алачак. Җир участогының мәйданы — 81 мең квадрат метр.
“... Уфадагы “Алые паруса” лагерен ябарга һәм сатарга ярамый, — дип яза Панчихина. — Балалар бу урынны, профессиональ коллективны чын күңелдән яраттылар”.
Әлеге лагерь - “Гидравлика” предприятиесе карамагында, ә җәй көне аның профильле булмаган активтан арынырга теләве билгеле булды.
Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин әйтүенчә, әгәр гамәлгә куючы лагерьны сатарга карар итсә, ул республика милкенә сатып алыначак.
"Алые паруса” балалар үзәге Уфадан 15 км ераклыкта, Чесноковка авылы янында урнашкан. Җәйге сезонда ул 300дән артык бала кабул итә. Юллама бәясе югары — 35 мең сумга якын булуга карамастан, республикада иң популяр балалар лагерьларының берсе булып тора.